Үтәмеш авылында халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты ачылды
Ул “Авыл кибете” республикакүләм программасы нигезендә эшли башлады.
(22 сентябрь, “Апастово-информ”).
Кибетне ачу тантанасында район башлыгы Айрат Җиһаншин, “Татпотребсоюз” идарәсе җитәкчесе Рашат Шәймарданов та катнашты. Алар үз чыгышларында кибетнең уңышлы эшләвен һәм сатып алучыларны үзенең киң ассортиментта товарлары белән сөендерүләрен теләделәр.
“Авыл халкы өчен көтелгән һәм шатлыклы вакыйга! Киштәләр тулы булсын. Халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтүләрен телим”, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев