Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Үтердек дип уйладык, ә ул исән калган

Татарстанда Буа районында яшәгән өч ир кулга алынган, алар үтерергә омтылуда шикләнелә, дип хәбәр итә Республика Тикшерү комитеты. Тикшерүчеләр фикеренчә, 41 яшьлек ир үзенең 37 яшьлек хатынын үтерү өчен 3 кеше яллаган.

Алдан ук танышларына үзенең планын сөйләгән. Гаиләсенә һөҗүм итәргә, ахырда хатынын үтерергә... Моның өчен ул аларның берсенә бурычын кичерергә вәгъдә иткән, ә икенчесенә үзенең акча тулы сумкасын бүләк итәргә тәкъдим иткән.   2022 елның 15 декабрендә Казан-Ульяновск автомобиль юлының 133 нче чакрымында җинаятьчеләр ир белән хатын утырган автомобиль янына килеп, балта һәм пычак белән һөҗүм итә.   Хатын-кыз төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Алай-болай шик төшмәсен өчен заказчы да җиңелчә яралана.    Хатынының исән калуын белгәч, яраланган ир аны хастаханәгә алып барган, биредә аңа ярдәм күрсәткәннәр. Бәхеткә, хатын исән калган.    Җинаять кылучыларны тоткарлаганнан соң, заказчының да эзенә төшәләр. Үз хатынын үтерергә яллаган ир: «Үтердек дип уйладык, ә ул исән калды», дигән тикшерүчеләрне шаккаттырып.    Хокук сакчылары Җинаять кодексының  ("үтерергә омтылу") 105нче маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. 

Реклама

ЧЫганак: http://shahrikazan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев