Утын, төзелешкә агач кирәк булганда апаслыларга иң элек Буа урман хуҗалыгына мөрәҗәгать итәргә кирәк
Дәүләт Казна учреждениесенең Буа урман хуҗалыгы Төбәк Черкене участок лесничие Иван Михайлович Иванов җавап хәбәр иткәнчә, төзелеш өчен агач материалы кирәк булса, Дәүләт Казна Учреждениесенең (ГКУ) Буа урманчылыгы җитәкчесе Илнар Гатауллиннга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тел: 8(84374) 31-0-81, адресы: Буа шәһәре, Ефремов урамы, 85 йорт. Аңа кадәр төзелеш алып барганлыкка авыл...
Дәүләт Казна учреждениесенең Буа урман хуҗалыгы Төбәк Черкене участок лесничие Иван Михайлович Иванов җавап хәбәр иткәнчә, төзелеш өчен агач материалы кирәк булса, Дәүләт Казна Учреждениесенең (ГКУ) Буа урманчылыгы җитәкчесе Илнар Гатауллиннга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тел: 8(84374) 31-0-81, адресы: Буа шәһәре, Ефремов урамы, 85 йорт. Аңа кадәр төзелеш алып барганлыкка авыл җирлегеннән аерым белешмә алырга кирәк. Алган агач материалларын кеше үз төзелешендә генә кулланырга тиеш. Аны читкә сату катгый тыела. Бу факт фаш ителсә, гаеплегә административ җәза каралган. Бүгенге кагыйдәләр буенча, утын яздырып алу мәсьәләсе дә Буа аша хәл ителә.
- Апас районы халкын бу вак кына сорау белән күрше районга йөрүдән коткару өчен җитәкчелек аны хәл өлешчә итүне Төбәк Черкене урманчылыгы хезмәткәрләренә йөкләде. Хәзер Төбәк Черкене урманчылыгында Апас районы буенча ике урман мастеры-Листратов Юрий Иванович һәм Листратов Владимир Николаевич исәпләнә. Мин үзем һәм хезмәттәшләрем Буага йөреп эшлибез. Кайчандыр Апас Төбәк Черкене урманчылыгында хезмәткәрләр бер дистәгә җыела иде, - ди лесничий.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев