Реклама
Җәмгыять
Утыз ел халыкка хезмәттә
“Шәһри Казан” газетасына утыз яшь тулу уңаеннан, баш мөхәррир Радик Сабиров укучы газетада иң башта матурлык эзли, дип әйтә.
(17 август, “Апастово-информ”).
“Интернетта иң популяр темалар - шоу-бизнес һәм төрле трагедияләр, ә газета укучы ул темаларны яратмый. Без дә, берникадәр вакыт элек, криминаль рубриканы кайтарып караган идек. Укучы кабул итмәде”, - диде баш мөхәррир Радик Сабиров.
Аның фикеренчә, укучы файдалы киңәшләрне, сорау-җавап һәм дингә багышланган язмаларны кызыксынып укый.
“Халык яңадан укый башлады. Бу аеруча пандемия чорында сизелә”, - ди Сабиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев