Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Уйламаган көнем юк” китабы киләсе атнада сатуга чыгачак

Китап укучылар «Казан утлары» журналы редакциясенә Нәбирә Гыйматдинова китабының сюжеты һәм аның сатуга чыгу вакыты белән кызыксынып мөрәҗәгать иттеләр.

(12 декабрь, “Апастово-информ”).


Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» китабы чыгуын белгәч, укучылар яңа әсәрнең сюжеты, шулай ук китап сатуга чыгу көне белән кызыксындылар. Китап «Казан утлары” журналы китапханәсе" сериясе кысаларында дөнья күрде, проектны «Татмедиа»АҖ тәкъдим итә.

«Безгә районнардан шалтыраталар, китап сорыйлар», – дип сөйләде «Татар-информ»га журналның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин. Ул киләсе атнадан китапны Казанда – татар китабы кибетләре киштәләрендә һәм вакытлы матбугат киоскларында табарга мөмкин булачак, дип билгеләп үтте. Татарстан районнарында яшәүчеләр район газеталары редакцияләрендә китап сатып ала алачак, ә башка төбәкләрдә яшәүчеләр басмага сайтта заказ бирә ала https://tatkniga.ru/

«Казан утлары“ журналы китапханәсе " сериясенең беренче китабы авторы-язучы Нәбирә Гыйматдинова «Уйламаган көнем юк» романының сюжеты турында сөйләде.

"Уйламаган көнем юк" романында берничә төп герой тәкъдим ителә. Мәсәлән, Тәслимә - философик әсәрләр иҗат итүче талантлы язучы, һәм моның өчен журнал мөхәррире аны редакциядән китәргә мәҗбүр итә. Моны журналга җиңел әсәрләр кирәклеге белән аңлата. Аның ире Миндияр комарлы уеннар белән мавыга, Лас-Вегас казиносында зур акчалар отарга хыяллана. Ул гаиләне бурычларын түләр өчен куа. Әҗәтләрне түләү өчен Тәслимә бай кеше йортына эшче булып урнаша", - дип билгеләп үтте прозаик.

«Мин романда безнең дөнья контрастларын сурәтләргә тырыштым. Бер яктан, биек коймалар булган өч, дүрт катлы йортлар, тик бу йортларда куркыныч тормыш бара. Анда мәрхәмәтсезлек, рәхимсезлек хөкем сөрә, анда кешеләрнең кайгылары хакында уйламыйлар. Ә әлеге йортлар артында кибетләрдә яраклылык вакыты чыккан азык-төлек ташланган чокырга халык җыела. Алар арасында әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре дә бар – без аларны беләбез, аларның талантын бәялибез», - дип өстәде роман авторы.

«Уйламаган көнем юк» китабы 2000 данә тираж белән нәшер ителгән. Форматы - йомшак тышлыктагы кесә китабы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев