Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Уйламаган көнем юк“ китабын алу өчен Казанга Саратовтан кадәр киләләр

Реналь һәм аның әнисе яңа китап турында instagram социаль челтәреннән белгәннәр.

(16 декабрь, “Апастово-информ“).


Саратов егете Реналь Ихсанов АО “Татмедиа“ бинасында урнашкан әдәби кафега килеп, әнисенә Нәбирә Гыйматдинованың “Уйламаган көнем юк“ дип исемләнгән китабын алган.
“Инстаграм битләрендә яңа китап чыгуы турында пост күреп алдым. Аны дусларым һәм әнием дә күргән. Әнием балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, татарча китаплар укырга ярата. Нәбирә Гыйматдинованың яңа китабын укыйсы килү теләген әйтте“, - дип сөйләде Реналь.
Реналь “Идел“ яшьләр үзәгендә оештырылган “Татар яшьләре лидеры мәктәбе“ндә катнашкан. Шуннан әдәби кафега яңа китапны эзләп килгән. Ул шулай ук балалар өчен башка татарча китаплар да сатып алган.
“Казан утлары“ журналы яңа форматтагы - кесә китаплары чыгара башлады. Беренче кесә китабында – Нәбирә Гыйматдинованың “Уйламаган көнем юк“ повесте урын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев