Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Узган атнаның исемнәр рейтингы: Ясминә, Әминә, Әмир...

Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе атна дәвамында булган истәлекле фактларны тәкъдим итә. Узган атнада Казанда 381 сабый - 198 малай һәм 183 кыз бала туган. Сабыйларның иң җиңеле - 990, ә иң авыры 4840 граммлы булып туган. Башкаланың узган атнадагы иң яшь әнисе - 19, иң өлкәне - 42...

Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе атна дәвамында булган истәлекле фактларны тәкъдим итә.

Узган атнада Казанда 381 сабый - 198 малай һәм 183 кыз бала туган. Сабыйларның иң җиңеле - 990, ә иң авыры 4840 граммлы булып туган.

Башкаланың узган атнадагы иң яшь әнисе - 19, иң өлкәне - 42 яшьтә булган. Яшь әти - 20, өлкәне - 54 яшьтә.

Иң еш кушылган исемнәр - Артем, Ясминә, Марк, Матвей, Әминә, Арина, Дарья, Әмир. Сирәк кушылган исемнәр - Женевьева, Юстина, Лилиана, Игнат, Идел, Эсма, Рауль, Радомир, Фәндәс, Луна-Виктория, Гомәр, Фәннүр, Захар, Лада һәм Сәйдә.

Казанда 213 пар өйләнешкән. Иң яшь кияү белән кәләшкә - 18, олыгаеп өйләнешүчеләренә - 59 һәм 55 яшь.

Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев