Вагон түбәсендә сәяхәт “билеты” бәясе 300 мең сум тора
-Россия Президенты Владимир Путин тимер юлда хулиганлык гамәлләре кылучыларга карата җәзаларны катгыйландыручы 60 нчы Законга быелның 3 апрелендә кул куйды. Шул нигездә хәзер "зацепер" ларга, вагон түбәсендә, баскычлары, аның ачык мәйданнарында, вагон аралары, ишекләргә асылынып кыюлык күрсәтүчеләргә, үтеп баручы составларга таш атып уйнарга яратучыларга штрафлар 150000-300000 сум. 2 елга төрмә...
-Россия Президенты Владимир Путин тимер юлда хулиганлык гамәлләре кылучыларга карата җәзаларны катгыйландыручы 60 нчы Законга быелның 3 апрелендә кул куйды. Шул нигездә хәзер "зацепер" ларга, вагон түбәсендә, баскычлары, аның ачык мәйданнарында, вагон аралары, ишекләргә асылынып кыюлык күрсәтүчеләргә, үтеп баручы составларга таш атып уйнарга яратучыларга штрафлар 150000-300000 сум. 2 елга төрмә шулпасы чөмерүең дә бар. Бу гамәлләр тимер юл транспорты хәрәкәтенә куркыныч тудыра. Машинистлар, пассажирлар иминлеге дә мөһим. Апас районы аша тимер юл үтә. Шуңа да язмышыгыз, гомерегез белән уйнамагыз,-дип кисәтә апаслылар, бигрәк тә балалар һәм яшүсмерләрне Буа тимер юл станциясе җитәкчесе Мәүлет Хәлилов.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев