Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Вакытларның якут чагы

Дәвеш ындыр табагын моннан 5 ел элек тулысынча реконструкцияләп, агрофирма җитәкчелеге игенчелек һәм терлекчелек тармагы рентабельлеген күпкә яхшыртты. Ябык яңа ангарга 10 мең тоннага якын ашлык сыя хәзер. Механизация дәрәҗәсе дә югары. Биредә бу көннәрдә Горбунов исемендәге берләшмә ихтыяҗлары өчен чәчүлек орлык калибрлау башланды. Комплекс машинистлары Искәндәр Таҗетдинов белән Илгиз...

Дәвеш ындыр табагын моннан 5 ел элек тулысынча реконструкцияләп, агрофирма җитәкчелеге игенчелек һәм терлекчелек тармагы рентабельлеген күпкә яхшыртты. Ябык яңа ангарга 10 мең тоннага якын ашлык сыя хәзер. Механизация дәрәҗәсе дә югары. Биредә бу көннәрдә Горбунов исемендәге берләшмә ихтыяҗлары өчен чәчүлек орлык калибрлау башланды. Комплекс машинистлары Искәндәр Таҗетдинов белән Илгиз Хөсәенов, бүлекчә фермалары өчен үз рецептлары буенча катнаш азык, фураж оны әзерләүче Илдар Насыйбуллин, Юрий Савельев, ындыр табагы мөдире Рәмис Гобәйдуллин, кырдан кайткан ашлыкны эшкәртүдә актив катнашучы мәдәният хезмәткәрләре Рания Гобәйдуллина, Лилия Сафиуллина, Гөлүсә Зиннәтуллина, Әлфия Гыйсмәтуллина һәр эшне җиренә җиткереп башкара. Икеяклы килешү буенча, бу җаваплы көнннәрдә игенчеләргә мәктәп, элемтә бүлеге, авыл җирлеге хезмәткәрләре дә булыша.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев