Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Васил Шәйхразиев Апаста укытучыларның август конференциясендә катнашты

Апаска эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев килде.

(25 август, “Апастово-информ“).


Ул мәгариф хезмәткәрләренең пленар август киңәшмәсендә катнашты. Республика кунагын район башлыгы Равил Хисаметдинов каршы алды һәм районда башкарылган эшләр, төзекләндерелгән биналар белән таныштырды.
Васил Шәйхразиев иң элек Апасның үзәк урамы, биредә урын алган стела һәм һәйкәлләр белән танышты. Аннан яңа төзекләндерелгән районның балалар сәнгать мәктәбе, “Сәләт“ балалар иҗат үзәгендә булды. Биредә хезмәткәрләр, төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнүче балалар белән очрашты. “Алга“ яшүсмерләр үзәгендә булып та уңай фикерләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев