Ватанны саклаучылар көне уңаеннан якташыбыз хөрмәтләнде
23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «ТАТАГРОХИМ»ның генераль директоры Наил Фарукович Гобәйдуллин Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Мактаулы ветераны Күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
(23 нче февраль, "Апастово-информ").
Шулай ук Россиянең һәм Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрларының Рәхмәт хатына ия булды.
"1982 нче елда туган авылым - Иске Әнәледән армия сафларына алындым. Капитан
дәрәҗәсенә җитеп, Ватан алдында хәрби бурычымны үтәп кайттым. Хәрби бурыч үтәү һәрбер ир-егет өчен горурлык дип саныйм. Бүген бәйрәм уңаеннан зурладылар. Рәхмәт сүзләрен ирештерәм", - диде Наил Фарукович.
"Барлык ир-егетләрне бәйрәм белән тәбрик итәм. Сәламәтлек, гаиләләрендә иминлек, эшләрендә уңышлар телим. Ил-көннәребез тыныч булсын!", - дигән теләкләрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев