Велосипед урлаган апаслы нинди җәзага тартылды?
Быел июнь аенда район эчке эшләр бүлегенә район Мәдәният йорты каршыннан бер велосипед юкка чыгуы турында хәбәр керде. Хәзер "Куркынычсыз шәһәр" һәм башка исемле аерым дәүләт программалары буенча күп җирләрдә видеокүзәтү системалары куела һәм видеоязулар билгеле вакытка кадәр саклана, тиешенчә теркәлеп барыла. Полиция хезмәте мониторларына тоташкан бу "яшерен күзләр" бөтенесен...
-Кеше әйберенә кызыгып, нәфесен тыя алмыйча Мәдәният йорты скверында вакытлыча болдырга сөяп куелган велосипедны үз ишегалдына алып кайткан 55 яшьлек апаслының капкасыннан полиция хезмәткәрләре килеп кергәч кичергән хис-тойгыларын аңлап буладыр, дип уйлыйм. Тикшерү эшләре вакытында ул үз гаебен тулысынча таныды һәм кылган кыек гамәле өчен шартлы рәвештә ел ярымга ирегеннән мәхрүм ителде,-ди район суды хөкемдары Эльвира Нигмәтҗанова.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев