Велосипед йөртү өчен дә “права” кирәк булмагае
Велосипед йөртү таныклыгын кертергә дигән тәкъдимне Россия Эчке эшләр министрлыгына Санкт-Петербургның закон чыгару җыелышы депутаты Виталий Милонов ясаган. Бу яңалык велосипед хуҗаларына юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча имтихан бирүне мәҗбүри итәргә мөмкин, дип яза intertat.ru ТАСС хәбәренә сылтама белән. - Милонов, үз чиратында, Россиянең Эчке эшләр министры Владимир Колокольцевка велосипедчылар...
Велосипед йөртү таныклыгын кертергә дигән тәкъдимне Россия Эчке эшләр министрлыгына Санкт-Петербургның закон чыгару җыелышы депутаты Виталий Милонов ясаган. Бу яңалык велосипед хуҗаларына юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча имтихан бирүне мәҗбүри итәргә мөмкин, дип яза intertat.ru ТАСС хәбәренә сылтама белән.
- Милонов, үз чиратында, Россиянең Эчке эшләр министры Владимир Колокольцевка велосипедчылар өчен юл йөрү кагыйдәләрен белүгә аттестация тәртибен оештыруны да сораган. Хөкүмәткә тиешле инициативаны чыгаруны да үтенгән.
- Россиядә велосипедта йөрүчеләр ел саен арта бар. Ләкин алар кагыйдәләрне белми. Шулай итеп, үзләре өчен дә, башкаларга да куркыныч тудыра, - дип саный депутат.
Милонов фикеренчә, имтиханнар бирмичә велосипедта йөрүне бары тик халкы миллионнан арткан шәһәрләрдә генә тыярга тиешләр. Депутат моны зур торак пунктларда машина агымының бик зур дәрәҗәдә булуы белән аңлата, - дип яза intertat.ru.
Чыганак: intertat.ru.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев