Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Венера Бәдретдинова: “Исән-имин генә булсыннар!”

Тутай авылында яшәүче Венера һәм Ришат Бәдретдиновлар да сентябрь аенда 23 яшьлек уллары Риназны махсус хәрби операциягә озаттылар.

(27 ноябрь, “Апастово-информ”).


Ана кеше үзен никадәр генә тыныч тотарга тырышса да, дулкынлану, борчу хисләрен яшерә алмый инде ул. Күңеле никадәр өзгәләнсә дә, илгә килгән афәтне бергә җиңәргә кирәклеген яхшы аңлый.
“Ике ел элек хәрби бурычын үтәп кайткан гына иде әле. Адлер шәһәрендә Росс Гвардия гаскәрләрендә хезмәт итте. Инде менә сентябрь аенда кабат повестка алды. Курку хисен сиздермәде. Качып йөрү уенда да булмады. Аллага тапшырып озатып җибәрдек”, - ди Венера ханым.
Венера тормыш иптәше Ришат белән ике бала тәрбияләгәннәр. Кечкенәләре әле 10 яшендә генә. Шулай да барысын да аңлап кабул итә. Абыйсын зарыгып көтә ул.
“Улым спорт җанлы егет. Районкүләм көрәш ярышларында катнашып, алдынгы урыннар яулап кайта иде. Мәктәптә бик актив, нинди генә чара узса да, башлап йөрергә яратты”, - ди Ана кеше.
Венера ханым үзе авыл Советында секретарь булып эшли. Тырышлыгы, җаваплылыгы белән аерылып тора. Чәчәкләр, гөлләр үстерергә ярата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев