Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Вертолет Апас күгендә тагын нишләп йөри?

Май ае башында район территориясе өстендә инспекция очышы ясаган ТР экология һәм табигый байлыклар вертолеты законсыз, санкцияләнмәгән чүплекләр, чүп-чарга баткан, тирә-юне җыештырылмаган шәхси хуҗалыкларны фотовидеога төшерүен без бер язган идек инде. Махсус аппаратура белән җиһазланган бу вертолет тагын шундый көтелмәгән контроль очышлар ясавы мәгълүм булды. Видеофотодокументлар координаталары район башкарма комитетына...

Май ае башында район территориясе өстендә инспекция очышы ясаган ТР экология һәм табигый байлыклар вертолеты законсыз, санкцияләнмәгән чүплекләр, чүп-чарга баткан, тирә-юне җыештырылмаган шәхси хуҗалыкларны фотовидеога төшерүен без бер язган идек инде. Махсус аппаратура белән җиһазланган бу вертолет тагын шундый көтелмәгән контроль очышлар ясавы мәгълүм булды. Видеофотодокументлар координаталары район башкарма комитетына юллана һәм бу урынга махсус комиссия килә. Шул нигездә 29 майда район административ комиссиясенең чираттагы утырышы уздырылды. Анда Тутай һәм Күкшем авылларында йорт-бакча тирәләре чиста булмаган 9 кешенең административ эше каралды һәм аларның барысына да иң минималь-2000 сумлык штраф салдылар.

Район административ комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин мондый тикшерүләрнең һәр авылда уздырылачагын белдерде.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев