Ветеран-табиб теләгенә барыбыз да кушыла
Чүрибураш авылыннан ветеран-табиб Фәридә Гайнуллина Апас районына кайтканчы госере буе шәһәрдә яшәгән һәм эшләгән. -Табиблар янына сәламәтлек, дәва эзләп киләләр, әлбәттә. Апас үзәк хастаханәсендә еш булам. Биредәге барлык хезмәткәрләр, табиблар кешеләр белән бик ачык йөзле. Кабинетларда бик күп яңа техника кулланыла. Яшь табиблар да шактый. Биредәге җитәкче Алмаз Алиуллин да...
Чүрибураш авылыннан ветеран-табиб Фәридә Гайнуллина Апас районына кайтканчы госере буе шәһәрдә яшәгән һәм эшләгән.
-Табиблар янына сәламәтлек, дәва эзләп киләләр, әлбәттә. Апас үзәк хастаханәсендә еш булам. Биредәге барлык хезмәткәрләр, табиблар кешеләр белән бик ачык йөзле. Кабинетларда бик күп яңа техника кулланыла. Яшь табиблар да шактый. Биредәге җитәкче Алмаз Алиуллин да бик ипле, үз эшен бик белеп һәм яхшы башкара, дип саныйм. Коллегаларыма Яңа ел яңа уңышлар алып килсен,-дип язган ул редакциягә үзе кертеп чыккан хатында. Без дә аның теләгенә рәхәтләнеп кушылабыз.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев