Ветеранга олы хөрмәт
Галәтдинов Мансур Рәхимҗан улы ТАССРның - 100 еллыгы уңаеннан Медаль һәм район башлыгының Рәхмәт Хаты белән бүләкләнде.
(22 июнь, “Апастово-информ“).
Бүген дүшәмбе киңәшмәсендә ТАССРның – 100 еллыгы, районыбызның – 90 еллыгы һәм олуг юбилее уңаеннан, агросәнәгать комплексы ветераны Мансур абый Галәтдиновка район башлыгының Рәхмәт Хаты, Медаль һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
Аюкөйдергән авылында гомер итүче Мансур абый районның һәм республикабызның социаль-икътисади үсешенә, авыл хуҗалыгы җитештерүе өлкәсенең камилләшүенә зур өлеш керткән шәхес. Аны районда белмәгән, танымаган кеше юктыр, мөгаен.
Гомер юлын, хезмәтен авыл хуҗалыгы белән бәйләгән ветеран үзенә күрсәткән олы ихтирамнан бик канәгать калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев