Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ВИЧ-инфекция - кешенең иммунитетын бетерүче вирус

Бөтендөнья Сәламәтлек саклау Оешмасы һәм ООН карары нигезендә, 1988 елның 1 декабреннән алып, һәр елны СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Әлеге көн уңаеннан, районда да төрле кисәтү чаралары, акцияләр узды.

(5 декабрь, “Апастово-информ”).



“ВИЧ-инфекция ул кешенең иммунитетын бетерүче вирус. ВИЧ-инфекция белән авырган кешедә иммунитет бик йомшак була. Ә иммунитет булмау инде ул организмның төрле авыруларга бирешүчәнлеге турында сөйли.

СПИД – ВИЧ-инфекциянең соңгы стадиясе. ВИЧ-инфекция ул иммун системасын зарарлый, аңа тиешенчә эшләргә ирек бирми, аны юкка чыгара, дәваланмасаң, тора-бара бу СПИДка китерә. Иммунитет организмны яклый, саклый алмагач, кеше моңарчы авырмаган чирләр белән авырырга мөмкин. Очраклы рәвештә теләсә кем белән җенси мөнәсәбәткә кермәскә, наркотиклар кулланмаска, тәртипсез тормыш рәвеше алып бармаска, косметик матурлану чараларын ясатканда ышанычлы, санитар-гигиена шартлары тудырылган хезмәт күрсәтүче оешмаларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ВИЧ-инфекциясе җәмәгать транспортында ишек тупсалары, тотыну җайланмалары, хайваннар һәм бөҗәкләр тешләве, кул биреп, кочаклашып күрешүләр, үбешү, йөткерү, төчкерү, тир һәм күз яше, ризык, акча, өйдәге уртак кулланыштагы әйберләр, мәсәлән, уенчык, урын-җир, душ, ванна, бассейн, савыт-саба аша йокмый”, - ди районның кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең баш белгече Мөсәлим Бәширов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев