Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Видеокамералар безнең һәр адымыбызны терки

Районда соңгы вакытларда ТР Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге министрлыгы вәкилләре катнашында үткәрелгән уку-өйрәнүләрдә "Куркынычсыз шәһәр" дәүләт программалары буенча тиешле эш күләме билгеләнде. Шуларның берсе-халык күп була торган урам-мәйданнарда, мәдәният, мәгариф, социаль объектларда яшерен видеокүзәтү камералары урнаштыруны тизләтү. Әлегә район үзәгендә локаль режимда эшләүче шундый 42 видеокамера бар. -Бүген...

Районда соңгы вакытларда ТР Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге министрлыгы вәкилләре катнашында үткәрелгән уку-өйрәнүләрдә "Куркынычсыз шәһәр" дәүләт программалары буенча тиешле эш күләме билгеләнде. Шуларның берсе-халык күп була торган урам-мәйданнарда, мәдәният, мәгариф, социаль объектларда яшерен видеокүзәтү камералары урнаштыруны тизләтү. Әлегә район үзәгендә локаль режимда эшләүче шундый 42 видеокамера бар.

-Бүген аграр көллият, күп мәктәпләрдә, мәдәният йортлары, клубларда, хокук саклау урыннарында мондый камералар урнаштырылды инде,-ди район антитеррор комиссиясе секретаре Илдар Усманов.- Эш дәвамлы һәм максатчан алып барыла. Бу көннәрдә район үзәгендә элемтәчеләр аерым-аерым видеокүзәтүне махсус монитор-үзәк пультка туплап тапшырачак заманча җир асты кабель линиясе салуга кереште. Ул Апаста ведомстводан тыш кораллы сак хезмәтен киң җәелдерергә, күзәтү-теркәү видеокамералары санын чиксез арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Апаста һәм Каратунда күпкатлы, күпфатирлы йортлар ишегаллары, урамнар, микрорайоннарда яшәүче халык һәм бу тораклар өчен җаваплы оешмалар да дәүләткүләм кирәкле башлангычтан читтә калмасын иде. Бу йортларда яшәүчеләрдә күпләгән машина бар һәм алар гадәттә төнлә урамда калдырыла. Техника сакланышын, ишегалдында тәртипне видеокүзәтү системасы аша күпкә яхшыртып була. Үз иминлегебез һәм куркынычсыз тормыш фәкать үзебезгә бәйле булуын да онытырга ярамый. Авылларда, урамнарда чит-ятлар, кеше яшәми торган йортларда шикле хәрәкәт, юлда ташлап калдырылган техника, хуҗасыз әйберләргә юлыксагыз югалып калмаска кирәк. Бу хакта кичекмәстән дәүләт иминлеге махсус хезмәтләренә, прокуратура, хокук сакчылары, авыл җирлекләренә хәбәр итегез!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев