Реклама
Җәмгыять
Вирус йоктыру вакцина салуга караганда мең мәртәбә куркынычрак
Коронавирус белән авырып терелүчеләргә дә вакцина салдыру файдага гына булачак, дип саный Альберт Ризванов.
(17 октябрь, “Апастово-информ”).
Covid-19га каршы вакцина салдырганда, аның берникадәр организмга теләмәгән физик йогынтысы булуга карамастан, ул вирус йоктырып, каты авыруга караганда меңнәрчә тапкыр отышлырак. Шуңа күрә, пандемиядән котылу өчен, вакцина салдыру бердәнбер юл. Биология фәннәре докторы Альберт Ризванов Андрей Кузьминга биргән әңгәмәсендә шундый фикер белдерде.
“Бүгенге ситуациядә бөтен дөньяда вакциналарны тизләтелгән темпта теркәүгә алалар. Беренче чиратта, вакцина салганда, кискен реакция булмавын тикшерәләр”, - диде галим.
Аның сүзләренә караганда, вакцина салдыргач, беренче ике-өч айда тискәре йогынтылары күренмәсә, киләчәккә ышаныч матур булачак.
“Нәрсә генә дип әйтсәк тә, вакцина белән булган берникадәр тискәре күренешкә караганда, вирус йоктырып, аңардан үлү шансы меңнәрчә мәртәбә артыграк”, - диде вирусолог.
Вакцина салдыру - иммунитетны көчәйтү икәнлеген әйтте галим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев