Владимир Путин: Конституциягә төзәтмәләр буенча сайлауны күчерү мөһим
Җаваплы вәкилләр илебезнең төп законына үзгәрешләр турындагы сайлауның яңа вакытын билгеләячәкләр.
(26 март, "Апастово-информ")
Яңа төрле коронавирус инфекциясен җәелдерүгә юл куймау, чирне профилактикалау максатыннан, Конституциягә төзәтмәләр буенча Бөтенроссия сайлауларының вакытын күчерделәр. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин хәбәр итте.
“ Сайлауларны соңрак вакытка күчерү бик мөһим дип уйлыйм”, – дип билгеләп үтте Путин.
Аңа кадәр халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, сайлауларның кичектерелергә мөмкинлеге турында Россиянең Үзәк сайлаулар комитеты рәисе Элла Памфилова хәбәр иткән иде.
Илебезнең төп документына төзәтмәләр кертү планлаштырыла. Үзгәрешләр балалар һәм гаилә кыйммәтләрен яклау, социаль гарантияләр, сыйфатлы медицина хезмәтенә кагылышлы сорауларны үз эченә алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев