Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Хәбир Ибраһим: «Туган авылымны бик яратам»

Апасның Үзәк паркында язучы-драматург, шагыйрь Хәбир Ибраһим белән очрашу кичәсе узды.

 

(17 нче август, "Апастово-информ").



 "Минем таңнар әле үтмәгән" дип аталган очрашуга әдәбиятны, шигъриятны яратучы райондашларыбыз җыелды. Шагыйрьнең авылдашлары, классташлары, дуслары да катнашты чарада.


Хәбир Ибраһим үзенең тормыш юлы белән үзенең шигырьләре, әсәрләре аша таныштырды. Бигрәк тә җырлыры белән барлык тамашачыны таң калдырды.
"Мәктәптә укыган елларда Хәбир бер дә җырламый иде", - дип искә алды "Туган якны өйрәнү музее" җитәкчесе Рәмис абый Ногманов. Очрашуда катнашучыларга тальян моңнары бүләк итте. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев изге теләкләрен ирештерде һәм бүләк тапшырды.

Реклама

Авылдашы Фәнис Галяутдинов та авылдашының иҗат уңышларына соклануын белдереп бүләк бирде. Халык Хәбир Ибраһимның шигырьләрен, бигрәк тә җырларын яратып тыңлады, җылы алкышлады.


Тулырак: "Йолдыз" газетасы битләрендә укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев