Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәйруллиннар Ватанга тугрылыклы балалар тәрбияләп үстергән гаилә

Апастан Азат һәм Зөлфия Хәйруллиннар - хезмәт сөючән, тырыш, сабыр, хөрмәткә лаек һәм ил-көнгә лаек, Ватанга тугрылыклы балалар тәрбияләп үстергән гаилә. Шәхси тормышларын намуслы хезмәт белән бәйләп, гадилекне, гаделлекне өлге итеп алып, күпләргә үрнәк булып яшиләр.

(23 октябрь, "Апастово-информ")

Гаилә башлыгы Азат Хәйруллин озак еллар аграр көллияттә яшь буында хезмәткә, җир эшенә карата мәхәббәт тәрбияләгән. Хәзер үзе дә техника арасында, МТК “Ак Барс” оешмасында эшли, урып-җыю эшләрендә дә катнаша. Ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатына, район башлыгының Мактау грамоталарына ия.


Тормыш иптәшен сайлаганда да ялгышмый ул. Шуңа күрә дә, үзен бәхетле санап, гаиләсен бар байлыктан өстен куеп яши.


-10 ел бер класста укып, берничә ел очрашып йөргәннән соң, матур мәхәббәт тарихы безне бер гаилә итеп берләштерде. Әти-әниләрне хөрмәт итеп, алар киңәшенә таянып яшибез. Балаларга да гаилә кыйммәтләрен тапшырырга тырышабыз, - ди Азат абый.


Тормыш иптәше Зөлфия Хәйруллина 36 ел Апас урта мәктәбендә нәни балаларны хәреф танырга, укырга-язарга өйрәткән хөрмәтле мөгаллим, бик күпләрнең яраткан остазы. Тәтеш педагоглар әзерләү училищесын тәмамлаганнан соң туган мәктәбенә эшкә кайта ул. Читтән торып югары белем ала. Шул еллар эчендә балаларның яраткан укытучысына, әти-әниләрнең ышанычлы киңәшчесенә әверелә.


-Һәр кечкенә баланың сәләтен күреп, аларга шәхси якын килеп белем һәм тәрбия бирергә тырышам. Чөнки, бала чакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас, диләр бит. Остазларым янәшәсендә башлап җибәргән хезмәт юлымны яратып дәвам итәм. Хәзер инде үзем яшь укытучыларга киңәшемне кызганмыйм, - ди Зөлфия апа.


26 елдан бирле иңне-иңгә куеп, олы тормыш юлыннан бергә атлый алар. Үзара аңлашу, хөрмәт һәм ихтирам булган гаиләдә ике бала: бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Айрат хәрби уку йортын тәмамлап, бүгенге көндә тынычлыгыбыз өчен хезмәт куя, беренче көннәрдән үк махсус хәрби операциядә катнаша. Айрат “Сугышчан батырлыклары өчен”, “Батырлык өчен” медальләре иясе. Кызлары Зилә Казан Федераль университеты студенты. Ул филология һәм мәдәниятара коммуникация юнәлешен сайлаган. Балалар әти-әни үрнәгендә белемгә омтылып, тырышлык һәм максатчанлыкны күреп, үзләре дә шуңа омтылып үсә. Әти-әниләрен уңышлары белән сөендерә.


Хәйруллиннар дус-туганны кунак итеп, уртак көчләре белән булдырган тормышларының кадерен белеп яшиләр. Аларның хуҗалыклары да чиста-пөхтә, бар җирләре гөлләргә күмелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев