Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халык Ильмира Нәгыймовага: «Күрсәтсәң күрсәт инде аны»

Ильмира Нәгыймова, үз кулын тоткан ир-атның кулын чираттагы тапкыр күрсәтеп, тамашачыларының тынычлыгын алган.

Җырчы социаль челтәрләрдә элек тә үзенең сөйгәнен күрсәткәли иде. Дөрес, ул аның йөзен каплап куя. Нәгыймова әлеге ир-егет белән инде 2 елдан артык бергә булуларын да әйтте.Халыкның бер ише «Кем булса да, сине бәхетле итсен, балаларыңны кабул итсен», «Кыланырга, җырларга кулыннан килә, бик талантлы җырчы, иҗади уңышлар сиңа» дип теләгән.

«Мин бит тормышымдагы мизгелләр белән генә бүлешәм. Хайп өчен эшләмим. Ә башкача кабул ителә», – дип язган җырчы.

«Бу бит – Маратның кулы», «Бу – Русланның кулы» дип яза, җырчының тормышында бары 2 ир-ат кына дип фикерләүчеләр.

«Син бәхеткә лаек» дип язган кешегә «хатын-кыз бәхетле булыр өчен туган» дип җаваплаган икенчесе.

«Күрсәтсәң күрсәт инде аны», – дип тә түземсезләнүчеләр дә бар.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/xalyk-ilmira-nagyimovaga-kursatsan-kursat-inde-any-5870212

Фото: Ильмира Нәгыймованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев