Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халык сораулары тиз арада хәл ителә

Апас шәһәр тибындагы поселогында су гидрантлары, люкларның торышы тикшерелә.

(8 нче сентярь, “Апастово-информ”).



Апас җирлегендә җыештыру, чистарту эшләре иртәнге 5 тә башлана. Халык сораулары да вакытында хәл ителеп бара.


“Редакциябез ишегалдында такталар белән генә ябып куйган люк бар иде. Иртән җирлек башлыгы Луиза Сафинага шалтыратып әйттем. Ул да түгел урынбасары Миләүшә Идиатуллина килеп тә җитте. Үлчәде, карады да ярты сәгать эчендә матур итеп ябып та китте. Коллектив исеменнән рәхмәтебезне ирештерәбез”, - ди филиал җитәкчесе Гүзәл Хилавиева.


Луиза Сафина белдергәнчә, бүгенге көндә җирлектәге су гидрантлары, люкларны тикшерәләр, кышкы чорга әзерлиләр.


“Урамнарда ачык калган люклар булса шалтыратып заявка калдырырга кирәк. Барып карап, эшләп тә куябыз. Бер генә звонок та җавапсыз калмый”, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев