Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәрам малның бәрәкәте булмас...

«Бервакыт Гали (радыйәллаһү гәнһү) юлга чыгып, бер урынга килеп җитә. Чираттагы намазы әле укылмаганга күрә, ул мәчеткә керергә ниятли. Дөясен бәйләп куярга урын тапмагач, узып баручы бер кешедән дөясен саклап торуын үтенә.

Намаз укыганнан соң Гали (радыйәллаһү гәнһү) ике дирхәм әзерләп, “дөямне саклап торучыга хезмәте өчен түләрмен” дип мәчеттән чыкса, теге кешенең дөянең йөгәнен салдырып юкка чыкканын күрә. Дөя үзе, шөкер, урынында була.

Юлны дәвам итәсе булганга, ул, үзе белән бергә мәчеттән чыккан кардәшенә мөрәҗәгать итеп: “Базарга барып, яңа йөгән сатып алып бирсәң иде”, – дигән үтенечен белдерә. Бу кеше базарга килгәч, теге каракның мосафир дөясеннән салдырып урлап киткән йөгәнне ике дирхәмгә сатып ала да шуны сәхабәгә китереп бирә.

Үз йөгәнен таныган Гали (радыйәллаһү гәнһү) исә әйтә: “Кайбер кешеләр сабырсызлыклары аркасында үзләренә хәләл юл белән ирешергә тиешле нәрсәне хәрам юл белән табарга маташалар...”.

Әлбәттә, хәрам юл белән ирешелгән мал бәрәкәтле булмаячак, моннан тыш, бу гамәле өчен кеше иртәме-соңмы җәзасын алачак", - дип яза Ришат хәзрәт Курамшин.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/iman/2023-02-20/h-ram-malny-b-r-k-te-bulmas-3149738

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев