Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәрби хезмәттә булган Апас егетләренә бал әзерләнә

“Алга” яшүсмерләр клубында урнашкан кабул итү пунктына райондашлардан гуманитар ярдәм килү дәвам итә. Халык тырышлыгы белән егетләрнең һәрберсенә җитәрлек бал әзерләнә.

(7 февраль, “Апастово-инфором”).


Зур Күккүз авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова үз хуҗалыкларында җитештерелгән бал тапшырды.

“Рузия апа 28 савыт бал алып килде. Савытларның тышына “исән-сау әйләнен кайтыгыз, егетләр” дип язылган. Шулай ук Зур Күккүз җирлегеннән Галия Җәләлиева 25 савыт, Айрат Таһиров 50 савыт бал тапшырды. Тагын савытлы бал китерергә теләк белдерүчеләр бар. Тиздән районнан киткән егетләребез санынча баллар җыелып бетәчәк”, - ди Илдар Салаватов.


Матди ярдәм итү өчен реквизитлар:
2200 5301 9339 6843 ( Ак Барс Банк картасы номеры)
Альберт Ильдарович Г.
«Помощь мобилизованным» дип тамгаларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев