Реклама
Җәмгыять
“Хәсрәт тә, нужа да, ачлык та күрдем”
Берләш авылында яшәп, гомер көзләрен Акхуҗада уздыручы Әлфинур әби Сабитова 95 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
(12 октябрь, “Апастово-информ”).
Әлфинур әбигә Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды. Район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Гыйльфанов, Югары Акхуҗа авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Юзеев Әлфинур әбине тәбрик итеп, хәлләрен белештеләр.
Әлфинур әби күп югалтулар кичергән. Барлык хәсрәтләрне дә сабыр йөрәге аша уздырган. Бүген оныкларының, күршесе Миләүшә Сөнгатуллинаның, туганнарының игелеген күреп, тәрбиядә яши.
“ Колхозда төрле эшләр башкардык. Озак еллар сыер саудым. Печән чабу, урак уру, окоп казулар да эләкте. Эшләп яшәдек. Хәсрәт тә, нужа да, ачлык та күрдем, - ди әби.
Әлфинур әбинең бүген аяклары авырта. Аңа йөрүләре кыенрак.
“Аякларым авыртмаса, чаба-чаба эшләр идем, эшне бик ярата идем”, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев