Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Хәтер сагында

Нык ышанып көткән халкым, Бөек Җиңү көне киләсен. Зур югалту, хәсрәт, кайгы аша, Яз китергән Җиңү иртәсен.

Кешелек тарихындагы иң газаплы сугышта җиңеп чыкканнар, фидакарьлек күрсәткәннәр белән чиксез горурланабыз. Дошманга каршы сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен 200 дән артык татарстанлы Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Алар арасында авылдашыбыз Д.И.Горбуновның да булуы горурлык хисләрен тагын да арттыра.



Бөек Җиңүнең 78 еллыгын каршылаган көннәрдә “Без-Җиңү варислары” исеме астында мәктәп, район һәм республика күләмендә күп төрле чаралар, акцияләр уздырылды. Укучыларыбыз белән аларның барысына да катнашырга тырыштык. Апрель аенда ук мәктәптә “Сугыш еллары җырлары” акциясен башлап җибәрдек. Һәр сыйныф үзе сайлаган җырга инсценировка әзерләде, чыгыш ясады.

“Җиңү тәрәзәләре”, “Сугыш турында китап укыйбыз”, яңа форматтагы “Үлемсез полк”, “Хәтер стенасы”, “Георгий лентасы”, “Тыл ветераннарына һәм сугыш чоры балаларына хөрмәт”, “Минем герой, минем гаилә” акцияләрендә катнашуда укучыларыбызның активлыгына сокланырлык. Беркем дә читтә калмаска, үзеннән ниндидер өлеш кертергә тырышты. Мәктәбебездән 10 укучы, елдагыча, 9 нчы май көнне уздырылучы Җиңү парадында катнашачак. Бу чаралар яшь буында патриотизм хисләре тәрбияли.

4 нче май көнне үткәрелгән “Разговор о важном” сәгатенә укучылар үзләренең ерак дәү әти, дәү әниләренең, туганнарының фотосурәтләрен алып килгән иделәр. Аларның батырлыклары турында иптәшләренә сөйләделәр, хәтерләрен яңарттылар. Бу вакытта укучыларның күзләрендә яшь, йөзләрендә горурлану чаткылары күренде.

Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Азатлык, ирек, тынычлык өчен көрәштә катнашкан һәркемнең онытылмас эшләре якты маяк булып, буыннардан буыннарга күчсен иде.

Бик күп кан, күз яше түгелгән, михнәткә, хәсрәткә уралган, озакка сузылган дүрт ел. Моны онытырга хакыбыз юк. Хәзерге урта һәм яшь буын якты дөньяда яшәве белән сугыш чоры каһарманнарына мәңге бурычлы.

Киләчәгебез тыныч, якты, матур булсын иде. (Фирая Хисамова.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев