Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хикәя «Җаныең була алмадым»

Шакирәнең тәрәзә каршысына суыктан туңып күшеккән бер песнәк килеп кунды. Җим сорагандай, пыялага томшыгы белән суга-суга тавыш чыгарырга кереште. Үзен эчтән күзәтеп, сокланып, ярдәм итәргә теләп кулын сузучы барын белми иде әле ул. Хатынны күрү белән фырылдап очып китте дә, ерактагы агач ботагына барып кунды. Урман кунагы тирә-ягын күзәтергә кереште. Гүя ул үзеннән кала беркемгә дә ышанмый.

– Туңдыңмы, кошчыгым, салкыннан өшедеңме, бер ялгызың нишләп йөрисең, – дип пышылдады ул. – Ялгызлык кыен шул, бар син дусларың янына, миндәйләр аз булса да, синдәйләр бит бик күп, – дип тә куйды ул.
Шакирә аны үзе белән чагыштыра-чагыштыра бик озак күзәтте. Тик хатынның тәне генә түгел, җаны да салкынлыктан өшеп, туңган, ул тирә-юньдәгеләргә генә түгел, хәтта үзенә дә ышанычын югалткан иде инде. Җылы эзләп бик күп туганнарының, дусларының ишеген шакып карады, ләкин барысы да бер кичкә, яки ике сәгатькә генә күңел тәрәзәсен ачты, юатты, кайгыртты. Аннан бар да үз эшенә, үз мәшәкатенә чумды. Үз өемдә үз көем дип яшәүдән башка чара калмады. Мәңгелеккә югалтканнарны кире кайтарып булмый. Исән килеш тә синеке булмау шулай ук аяныч. Әнәснең күңел тәрәзәсе дә, йортының ишеге дә аның өчен мәңгелеккә бикле иде.
Яшьлек хатам – йөрәк ярам, дип юкка гына әйтмиләр. Гомер дәвамында озата барган, күңелне тырнап торган хаталар да бар шул. Парлы чакта бәлки алар Шакирәгә бик сизелмәгәндер дә, ул аны яшерергә, күрсәтмәскә тырышкандыр. Тик менә ялгызы калгач, давыл өермәсе кебек бер дә күз алдыннан китми.
Тәүге саф мәхәббәте белән мәктәпне тәмамлаган елда очрашты Шакирә. Күрше авыл егете иде ул. Әлегә кадәр бер мәктәптә укысалар да, әллә ни игътибар иткәне булмаган. Шакирәнең чыгарылыш кичәсе көнне дусларына ияреп, Әнәс тә үзе укыган мәктәпкә килде. Күп еллардан калган гадәт буенча, мәктәптә укып, канат ярган укучыларның килә алганы олы тормыш юлына аяк басучы яшьләргә изге теләкләрне җиткерә, җыр-биюләрен бүләк итә. Күчтәнәч чыгышларга күмәк җыр-биюләр кушыла. Шушы аз гына бер вакыт эчендә егет-кызга, кыз егеткә игътибар итеп калды. Шакирәнең әллә хисләре ташыган, дулкынланган чагы булды, әллә оялу комачаулады, бу көнне ул Әнәснең чакыруына каршы биергә чыкмады. Тик күңелендә нидер калды...
Бу күрешүдән соң егет озак кына Шакирәләр авылында күренмәде. Күзләр эзләсә дә, күңел көтсә дә, кыз аның турында беркемнән дә сорашмады. Кызларны тагын да матуррак иткән сыйфат – горурлык бу вакытта алгы сызыкта һәм Шакирәгә билгеле бер сөйкемлелек тә өсти иде. Ул бу вакытта сабыр гына көтә белде.
Ике яшь йөрәкнең түрендә бөреләнгән мәхәббәт гөле таҗларын ачмыйча кала алмады. Яшьләр озак та үтми очрашты, аралаша башлады. Егет бу вакытта район үзәгендәге һөнәр училищесында эретеп-ябыштыручы һөнәренә укый иде. Кыз җәй үтү белән калага китеп барды. Ул хисапчылар әзерли торган техникумга укырга керде. Атна узганны көтүләр, ялларда сагынышып күрешүләр, кечкенә генә булса да бүләкләр, фотосурәтләр алышулар белән бер ел вакыт сизелми дә үтеп киткән. Хыял канатларында, серле мәхәббәт кочагында узган көннәр бик тә татлы, алмаштыргысыз булып истә калган. Шушы бер ел ярым вакыт эчендә каршы сүз әйтешеп талашканнарын хәтерләми Шакирә.
Тик мәхәббәттә сыналыр чак җитә. Егетне язын армия сафларына алалар. Кулына чакыру кәгазе алу Әнәс өчен бер яктан горурлык булса да, сөйгәненең аерылып калуы хафага сала. Киләчәктә бергә булу, ике ел вакытны ничек тә уздырып җибәрү хакында бик күп тапкырлар сөйләшәләр. Вәгъдә билгесе итеп кулъяулык чигелә. Егет тә сагынычлы солдат хатын иң беренче булып сөйгәненә язарга сүз биреп, туган авылыннан чыгып китә.
Солдат егетенең хәрби бурычын үтәп кайтуын көтүче авылда бер Шакирә генә түгел. Егет озатучылар тагын бар. Сер бүлешер, аралашыр дуслар да таба ул. Хәлен аңлаучылар булганда вакыт та тизрәк үтә кебек тоела. Ике арада хатлар йөреп тора. Сагынуның, Әнәссез калуның ни икәнен аңлаган кыз ятларга күз салуны башына да китерми.
Егет кайтыр көннәр якынлашканда Шакирә кулына диплом ала. Авылга кайтыргамы, шәһәрдә калыргамы, Әнәснең бу турыда нинди уйлары бар икән дип икеләнеп йөргән көннәрдә, аның тормышы бөтенләй башка борлыш ала. Ул кабат баш-аягы белән гашыйк була. Еракта егете барын да онытып, көтеп, сагышланып уздырган ике ел гомерне хәтереннән сызып атып, Әнәснең кайтырына өч атна кала ул башкага кияүгә чыгарга карар кыла. Бу юлы сыната шул Шакирә. Көтәргә сабырлыгы җитми, вәгъдәләр туракланып җилгә сибелә.
Танышып бер атна узу белән Нияз авылларына кыз күрсәтергә кайта. Шул кайтуда әти-әниләре, якыннары алдында кияүгә чыгарга тәкъдим ясый һәм туй көне билгеләнә.
Егетнең төс-кыяфәте, барлы тормышта яшәве, иң мөһиме – укыган кеше булуы, эшкә урнаштырабыз дип торучы туганнары барлыгы Шакирә өчен бик зур кыйммәтләр булып санала ул вакытта. Бар дөньясын онытып туй мәшәкатьләренә чума. Хәтта Әнәснең кайтыр көнен дә игътибарга алмый. Әнисенең сүзләре дә, апалары киңәшләре дә бу вакытта аңа буш сүзләр кебек кенә яңгырый.
-Беренче мәхәббәт онытылмый ул. Кемне генә мисалга китерсәң дә, тулы бәхет кичергәне юк. Бәлки Әнәс кайтканны көтәрсең, аның белән аңлашырсың. Үзен күргәч тә хисләрең яңармаса, яныннан гафу сорап китәрсең, - дигән иде аңа якыннары. Бу вакытта Шакирә:
-Рәхәткә кем чыдамасын. Мин яратмасам, мине яратырлар. Анысы да бит бәхет. Укымаган авыл мужигына чыгып кем рәхәт күргән әле, - дип җавап биргән иде.
Авылга хәбәр бик тиз кайтып ирешә. Егет ягы да, дус-ишләр дә ишетә. Кемдер аңлый, кемдер гаепли. Өстәп-өстәп гайбәтләр тарала. Әнәс авылга хәбәрнең кайнаган чагында кайтып керә. Соңгы көнгә кадәр хатыннан өзмәгән, хат саен өметләндереп, кайту вакытын якынайтып торган сөйгәненең бу адымы читләргә түгел, үзенә дә аңлашылмый кебек. Сонгы хатында да өзелеп көтүен, авылда каршы алуын язган иде бит. Ләкин шуннан соң хатлар килмәгән икән шул. Әнәс аны кайту мәшәкатьләре белән сизмәгән. Шакирә инде шул арада кияүгә чыгып, авылдан гына түгел, башкаладан ук китеп барган.
Бер мәлгә ышанмый солдат егет, аннан үз-үзен ышандырырга тырыша да, булдыра алмыйча кабат хыялларга бирелә. Көтәргә тиеш иде аның Шакирәсе, аның бит вәгъдә билгесе кулъяулыгы бар, ул бит аны ике ел куен кесәсендә йөртте. Чынбарлыктан качып булмый. Кайту сөенечен дә сизмичә, күңелсезләнеп кала да, үзен кулга алып, кабат аякка баса. Нык, көчле икән Әнәс. Көтелмәгән хәл аны аяктан екмады, юлдан яздырмады. Шул ук вакытта кызларга булган ышанычын да башка беркем яулап ала алмады. Эшләде, йортын корды, алдынгы, оста куллы эретеп-ябыштыручы булды. Өйләнергә генә ашыкмады.
Шакирә дә тормыштан канәгать иде. Беркайчан, беркемгә зарланмады. Ул теләгән эш урыны булды, ни теләсә шуны сатып алды. Көттереп кенә уллары туды. Туган якларга бик еш булмаса да кайткалап йөрде. Тик беркайчан да Әнәс турында сорашмады, аның юлын аркылы бүлмәде.
Хатынның эчендә үкенүме, сагыну сагышымы, беркем дә сизмәде. Нияз аны аңлады, хөрмәт итте. Акыллы хатын буларак, үзе дә шундый ук ихтирам һәм ярату белән җавап бирде.
Уллары үсте. Хәрби хезмәткә китте. Бу чакта Шакирәнең йөрәге икеләтә өзгәләнде. Бу аның якын кешесен икенче кабат чит җирләргә озатуы иде. Ә йөрәк парәңне чыгарып җибәрү, аны Әнәс урынына куеп карау тагын да газапка салды. Бәхеткә улының озатып калыр кызы юк иде. Егет хәрби бурычын үтәгәннән соң хезмәт иткән частенда калды. Әти-әнисе янына бик сирәк кенә кайта торган булды. Бердәнбер улларын хәрби кеше итеп күрәселәре килмәсә дә, аның теләгенә каршы бара алмадылар.
Икәү генә яшәп калгач, ир белән хатынның аралары тагын да якынайган кебек булды. Чөнки хатынның бу якларда иреннән башка беркеме дә юк иде.
Тыныч тормыш насыйп булганга, ашыгып тормышка чыкса да, дөнья бәясе торырлык кеше очратканга сөенеп яшәгәндә, алар йортын бәхетсезлек шакый. Ир кинәт кенә авырый башлый. Ничек кенә дәваласалар да, аны инде аякка бастыра алмыйлар. Бәхилләшү сүзе шул була:
-Сине бар нәрсәдән артык яраттым. Беренче күргәндәге хисләрем алдамады. Үзең дә хыянәтләр белән мине кечерәйтмәдең. Тик шулай да синең минем янда бары тик тәнең генә яшәвен, җаның, хисләрең белән авылда калган мәхәббәтең янында булуыңны мин сиздем. Сезнең мәхәббәт тарихын да күптән инде сорашып белдем. Үзең сиздермәгәч, минем дә әйтәсем килмәде. Син әле яшь. Ялгызың яшәмә. Ничек тә ул кешеңә кияүгә чыгып, үз хисләрең янәшәсендә бәхетнең нәрсә икәнен аңлап яшәргә тырыш. Бәлки ул да сине гомер буе көтәдер...
Чыннан да бәлки көтәдер... Бәлки Әнәс тә онытмагандыр. Шуңа күрә дә башкаларга өйләнергә теләмәгәндер. Бу хакта уйлар вакыт булмаса да, хатынның үз хәсрәте үзенә җитсә дә, яшен тизлеге белән ул яшьлек бакчасына кайтты, анды кабат җәяүләп атлады, һәр мизгел күз алдына килде. Ләкин хисләрен тиз йөгәнләде. Ярамый! Үзең ялгышкансың икән, урын өстендә яткан иреңне үз хаталарыңда көйдерергә ярмый!
Шакирә бу хисләрне, гомер буе Нияз янәшәсендә Әнәсне уйлап яшәвен кире кагарга, аны күптән онытуы хакында ышандырырга тырышса да, күзләреннән яшь бөртеге тәгәрәп төште. Ул бит Ниязга кияүгә чыгып, шул сагынып яшәвеннән башка бер генә кыенлык та күрмәде. Эчтәге ут ялкын булып дөрләмәсә дә янәшәдәгеләргә сизелә икән шул. Тагын бер гомер шушы тормышта, ире янәшәсендә, бар уйларын, йөрәк авазын яшереп, тыеп яшәргә риза булыр иде ул. Бары тик Нияз гына терелсен дә, исән-сау гына булсын.
Ничек кенә Ходайдан гомер сорап ялварса да, киләсе сынау килде. Зур гына йортында ул бер ялгызы яшәп калды. Улы еракта. Дус-ишләр килгәләп йөрсә дә, алар бит моңсу кичләрне янәшәңдә түгел. Үзең дә һаман кунак булып йөри алмыйсың. Уйланырга, хисләрен иреккә чыгарырга вакыты күп булды аның. Үкенәм дисә, тормышы әлегә кадәр үкенерлек булмады. Үкенмим дияр иде бүген бит күзләрендә мәңге кипми торган яшь тамчысы.
Бик озак уйлаганнан соң ул җәйге ялында туган авылына кайтты. Әнәс белән дә күрешеп сөйләшү, аның йөрәк хисләрен тыңлау иде исәбе. Ир дә йомшар, чәчми-түкми сагынуын, гомер буе аны гына уйлап, көтеп яшәвен сөйләр дип хыялланды.
Бер ай чамасы әнисе янында торса да, бөтен авыл аның ялгыз калуын белеп, әллә кайчан бу хәбәр иргә барып ишетелсә дә, Әнәс инде аның белән аралашырга да, сөйләшергә дә теләмәде. Бары тик:
-Минем аңа йөрәгем бикле. Салкын йөрәк белән яшәргә өйрәнгәнмен икән, бу аның хатасы. Миңа инде кирәге юк. Шулай да, бу көннең киләсен белдем, көттем. Ул читләргә алмаштырганда миңа бик кыен булды. Хәзер менә мин кире кагам. Ул да кирәксез булуның ни икәнен аңласын. Ялган хисләрнең, кеше бәхетсезлеге аша алга баруның ни икәнен белсен. Элеккечә “җаныем“ дияргә инде соң. Җаныем диешергә соңга калдык, - дигән сүзләр генә ишеттерде.
Бу сүзләрне ул әйткәнме, читләр гайбәте генәме. Шакирәгә барыбер иде. Әгәр Әнәс кавышырга риза булса, авылга күченеп кайтырга да әзермен дигән якты уйлар белән авылга кайткан хатын, өметен бөтенләйгә өзеп, кире үзе яшәгән районга кайтып китте. Җанына үтеп кергән салкынлыктан нәкъ тә менә кошчык кебек өшеп күшекте. Җылы эзләде. Таба алмады. Шул чакта урамдагы салкын берни түгел икән дип уйлады. Хәзер аның ике-өч елга бер тапкыр кайтып йөргән улын көтүдән дә зуррак куанычы калмады.
Шулай да тормышны дәвам итәргә кирәк. Ялгызлыгын бүлешергә теләп әнә шулай нәни кошчыклар килгәли. Матурлыкны яңадан күрергә өйрәнү, тәрәзә аша булса да сәламләшү өчен ялгызың калганда андый кунаклар да кадерле икән ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

14

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев