Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хөрмәтле дуслар!

Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин тәкъдиме белән февраль аенда районда “Минем гаиләм” марафоны башланып китә. Проектның биремнәре бик гади.

Һәр ай саен төрле биремнәр буенча фото яки видео төшереп, һәр биремгә кечкенә генә аңлатма язып #МинемГаиләмАпас2024 #МояСемьяАпастово2024 хештегы белән үзегезнең вконтакте аккаунтларыгызга урнаштырырга кирәк. Апастово-новостига пост астына катнашам дип язырга. 2024 нче елның декабрь аена кадәр биремнәрне үтәп баручы гаиләләр бүләккә ия булачаклар. Марафонда тулы булмаган гаиләләр дә катнаша ала.
Беренче һәм икенче бирем февральдә башлана.
Беренчесе – “Гаилә-тормыш символы” визитка-танышу.
Икенчесе – “Безнең гаилә өчен генә...” гаилә традицияләре.
Биремнәр ай саен яңартылып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев