Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хөрмәтле остазга “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” исеме бирелде

Хөрмәтле остазга “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” исеме бирелде.

(26 август, “Апастово-информ”).


Хөрмәтле мөгалимәгә дәрәҗәле исемне районда узган мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе барышында район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе башлыгы Андрей Федоров тапшырды.
Альмира Хисамова 40 елдан артык Апас мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия бирә. Бик күпләрне тәүге тапкыр белем дөньясына алып кергән, серләрен ачкан, укырга, язарга өйрәткән остаз ул.
“41 ел бер мизгелдәй узып киткән. Мин бик бәхетле кеше. Барлык хезмәттәшләремә, укучыларыма, әти-әниләргә олы рәхмәтемне белдерәм. Бер уйда булып, бер максат белән эшләгәндә генә зур уңышларга ирешеп була”, - ди Альмира Хисамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев