Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа бозлана башлаган көзге сулыкларга якын барырга ярамый

Арктикадан Россиянең Урал, Ерак Көнчыгыш өлкәләрен яулап алган салкын фронт Татарстанга да килеп җитте. Апаста да иртәгәдән кисәк салкынайтачак, диләр, синоптиклар

Димәк күл-елгаларны боза каплый башлаячак. Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкче-белгечләре үткәргән чираттагы брифингта көзге бозга ышанмаска чакырдылар. Боз агым көчле булган урыннарда гадәттә юка була. Аның гомуми калынлыгы 7 сантиметрдан арткан очракта гына елга-күлләргә керергә, балык тотарга ярый. Узган сезонда нәк менә шушы гади генә таләпләрне үтәмәү аркасында Татарстанда 35 кеше боз ярылып, су астына төшеп киткән, унга якын кешене коткара алмаганнар. Аеруча балаларны яңа бозлана башлаган көзге сулыкларга якын җибәрергә ярамый, уеннан уймак чыкмагае, дип кисәтәләр алар. 
-Районыбызда Зөя, Бола, Чирмешән, Табар, Үләмә кебек елгалар, егермеләп күл-буалар исәпләнә. Боз каплагач, аларның барысы да балаларның яраткан уен урыннарына әверелә. Узган елда районда боз ярылып су астына төшеп бата башлаган, тормышы белән хушлашучылар булмады, быел да булмасын иде. Әти-әниләр, укытучылар бу турыда балаларның даими исләренә төшерсен,-ди Апас янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе Руслан Ромачков. 
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев