Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа ел бәйрәмнәре районда тыныч һәм эчтәлекле үтте

Район үзәгендә һәм авылларда үткәрелгән бәйрәм чараларында барлыгы ун меңнән артык кеше катнашты. Район башлыгы һәм спортта уңышларга ирешкән укучы балалар өчен аерым үткәрелгән Яңа ел чыршы бәйрәмнәренә, Казанда үткән Татарстан Президенты Яңа ел чыршы бәйрәменә 700 бала чакырылды һәм бүләкләнде. 30 декабрь-10 январь арасында районда янгыннар теркәлмәде. Район эчке...

Район үзәгендә һәм авылларда үткәрелгән бәйрәм чараларында барлыгы ун меңнән артык кеше катнашты. Район башлыгы һәм спортта уңышларга ирешкән укучы балалар өчен аерым үткәрелгән Яңа ел чыршы бәйрәмнәренә, Казанда үткән Татарстан Президенты Яңа ел чыршы бәйрәменә 700 бала чакырылды һәм бүләкләнде. 30 декабрь-10 январь арасында районда янгыннар теркәлмәде. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре 23 декабрь-Апаста үзәк Яңа ел чыршысы ачылу көненнән башлап 10 январга чаклы район МЧС, ДНД штабы һәм "Форпост"чылар белән бергә көчәйтелгән эш режимында эшләделәр. Район территориясендә бәйрәм көннәрендә зур, резонанслы, кеше үлеме белән бәйле җинаятьләр булдырылмады.

Район үзәге һәм 21 авыл җирлекләрендә Яңа ел Чыршысы бәйрәмнәрендә барлыгы 5 меңләп кеше катнашты. Район буенча авылларда, мәктәпләрдә, балалар бакчалары, хуҗалыклар, оешма-предприятиеләрдә, урамнарда һәм юлларда, йорт каршылары, бакчаларда барлыгы 500 дән артык чыршы бизәлде, кар сыннары ясалды.

Яңа-2018 елны матур итеп үткәрергә һәм киләчәк 2019 елны да шулай тыныч күңел белән каршыларга язсын!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев