Яңа ел табынына ни куясыз?
- Иркутск шәһәрендә бер атна элек "Боярышник" сыеклыгы эчеп 61 кеше якты дөньядан киткән. Бер дистәләп кеше яшәү белән үлем арасында җан тартыша, - дип хәбәр итә район "Госалкоголь" инспекциясе баш белгече Гөлнара Абдрахманова. Ул менә тагын ниләр сөйләде: - Бу төр сыеклыклар гадәттә көнкүреш химиясе буларак бернинди акцизсыз чыгарыла....
- Иркутск шәһәрендә бер атна элек "Боярышник" сыеклыгы эчеп 61 кеше якты дөньядан киткән. Бер дистәләп кеше яшәү белән үлем арасында җан тартыша, - дип хәбәр итә район "Госалкоголь" инспекциясе баш белгече Гөлнара Абдрахманова. Ул менә тагын ниләр сөйләде:
- Бу төр сыеклыклар гадәттә көнкүреш химиясе буларак бернинди акцизсыз чыгарыла. Аны төрле шартларда, шул исәптән идән асты заводлары, гаражларда җитештерү очраклары бик еш ачыклана. Бу очракта аның этикеткасында составында этил спирты бар дип язылган. Тик тикшерә башлагач, бу матур этикеткалы шешәләрдә спиртлы эчемлек ясауга катгый яраксыз, кеше организмы өчен бик агулы метил спирты булуы ачыкланган. Аның 20-30 граммы да кешене сукырайта, үзәк нерв системасын параличлый һәм сулышны, йөрәк тибешен кисәк туктата. Бу төр агуланудан соң метил спирты организмга төзәтеп булмаслык зыян сала. Безнең районда да туксанынчы елларда кибет киштәләрендә шундый шикле товарлар күренгәләде. Тик безнең хезмәтләр моны вакытында сизеп алып, алар сатудан алынды, агуланучылар булмады. Бу очракта хокук сакчылары киң җәмәгатчелек ярдәмен аерымачык сизде. Бергәләшеп, кулга-кул тотынып эшләү һәрчак һәм бүген дә бик кирәк.
Районыбыз халкы табыннарына контрафакт, агулы спиртлы эчемлекләр үтеп кермәсен! Мондый фактларны, итәк астыннан, идән астында җитештерелгән алкоголь сатучыларны белсәгез, кичекмәстән хокук сакчылары, прокуратура, авыл җирлекләре, район кулланучылар хокукларын яклау, алкогольле эчемлекләр әйләнешен күзәтү дәүләт инспекциясенә хәбәр итегез. Аны Интернетта "Халык контроле" сайты аша да җиткерергә була. Казанда әнә шундый уяу бер гражданинның бу сайтка расланган, дөрес хәбәр урнаштырып, премия рәвешендә дәүләттән 52 мең сумлык акчалата бүләк алуы билгеле. Аноним хәбәрләр дә һичшикчез тикшереләчәк. Бу хәрәкәткә апаслылар да кушылырга тиеш, бу үзебезнең, туганнарыбызның исән-имин тормышы өчен кирәк, гаилә янчыгына да файда. Кибет киштәләрендә контрафакт, фальсификат алкогольле эчемлекләр пәйда булмавы өчен районыбызда күләмле эшләр башкарылды. Ай саен дистәләгән сату нокталары тикшерелә, ел башыннан шундый 300 рейд үткәрелде. Законсыз 56 литр алкогольле продукция конфискацияләнде, "кәсепчеләргә" 65 мең сумлык штраф санкцияләре кулланылды. Ул акчалар районнан читкә китми, җирле казнага керә.
Районда барлыгы 92 махсус лицензияле сәүдә ноктасында алкогольле эчемлек сатыла. Шул исәптән, 73 е авылларда, калган 19 ы район үзәгендә урнашкан. Ел ахырына аларның һәркайсына алкоголь шешәсенең кайсы заводта җитештерелүе, кайсы база-складтан кайтарылуы, сатылуын катгый теркәп баручы ЕГАИС электрон исәп системасы урнаштырылды һәм илкүләм челтәргә кушылды.
Сату нокталарында куллану вакыты чыккан азык-төлек продуктлары булмаска тиеш. Без бу юнәлештә дә актив һәм нәтиҗәле эшлибез. Ел башыннан Биеш, Сатмыш, Зур Күккүз, Килдураз авыллары сату нокталарында әнә шундый 16634 сумлык шундый продукция таптык һәм сәүдә әйләнешеннән алдык.
Сатып алучы, кулланучы буларак, Яңа ел табынына әзерләнгәндә кибетләрдә барыгызны да уяу булырга өндим. Сатучыдан товарның сыйфат документларын сорагыз, аның этикеткасын җентекләп карап тикшерегез. Без үз чиратыбызда уяу, актив гражданлык позициясен сайлаган кулланучылар, сатып алучыларны аерым билгеләп үтәргә әзербез.
Әзерләде - Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев