Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа елны хастаханәдә каршылаучы апаслылар бүләк алды

Сәламәтлекләре какшау сәбәпле, Яңа елны хастаханәдә каршыларга мәҗбүр булган райондашларга район башлыгы Равил Хисаметдинов исеменнән күчтәнәчләр тапшырылды.

Бүгенге көндә 37 райондашыбыз хастаханәдә дәвалана. Алар арасында олылар да, балалар да бар. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина Кыш бабай һәм Кар кызы белән берлектә һәркемгә изге теләкләрен җиткереп, хәлләрен сорашып, бүләкләр бирделәр. Дәваланучы һәркем олы рәхмәтен ирештерде. Балалар да чын күңелдән сөенеп бүләкләрне кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев