Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа машинаның берсе Апаска кайтты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә яңа машиналар бирелде.

(11 ноябрь, “Апастово-информ“).


«УАЗ»лар пост патруле хезмәткәрләренә, «Нива» — полициянең участок уполномоченныйларына, «Шкода» автомобильләре ЮХИДИ инспекторларына тапшырылды.

Апас эчке эшләр бүлегенә дә яңа машина кайтты. ТР Эчке эшләр министры Артем Хохорин республиканың бер төркем полиция хезмәткәрләрен яңа "Нива" автомобильләре ачкычларын алулары белән тәбрик итте. Алар арасында район эчке эшләр бүлегенең өлкән участок инспекторы Илшат Мухамов та бар иде.
Илшат Мухамов район эчке эшләр бүлегенә 2013 елда килә. 2016 елда ул участок инспекторы булып эшли башлый. Бүген 9 авылны берләштергән Борнаш участогында хезмәт итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев