Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Мәскәү-Казан юлын төзүчеләр җирле халык өчен уңайлыклар булдыруны алгы планга куялар

Татарстан республикасы аша М 12 трассасы 142 км.ны тәшкил итә һәм төзелеш 163 млрд. сум бәяләнә.

(22 октябрь, “Апастово-информ”).


Проектның бәясе артса да, трасса буендагы торак пунктларда яшәүчеләр өчен, уңайлыклар булдыруга игътибар көчле булыр. Татарстан юл хуҗалыгы һәм транспорт министры Фәрит Хәнифов шул фикерне белдерде.
“Кыргый хайваннар һәм йорт терлекләренә юл аркылы чыгып йөрергә бөтен шартлар булачак. Шулай ук, урындагы җирле юллар федераль трасса белән гармоник кисешерләр дигән өмет бар”, - диде Хәнифов.
Бүген Татарстан Дәүләт Советында да Мәскәү-Казан М 12 яңа автомагистраль төзү буенча эшче төркем утырышы булды. Ул төркем составында республикадагы министрлыклар һәм оешмалар вәкилләре белән бергә, магистраль янәшәсендәге торак пунктларда яшәүче халык вәкилләре дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев