Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа уку елына күп калмады

Районда балалар учреждениеләренең яңа уку-тәрбия елына хәзерлеген тикшерү буенча комиссия эшли.

(22 июль, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ“).


Җәйнең соңгы аена керәбез. Озак та үтмәс, яңа уку елы да җитәр. Мәктәпләр, балалар бакчалары яңа уку һәм тәрбия елына хәзерлек эшләрен күптән башлады инде. Бу уңайдан, районда балалар учреждениеләренең хәзерлеген тикшерү буенча комиссия эшли. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина, методистлар Дәүләки, Кильдураз, Дәвеш, Морзалар, Каратун авылларында булдылар. Мәктәп-бакчаларда ремонт, төзекләндерү эшләренең оешкан төстә баруын, тирә-юньнең пөхтәлеген, чисталыгын, спорт-уен мәйданчыкларының куркынычсызлык таләпләренә туры килүен карап-тикшереп чыктылар.

Дәүләки мәктәбенең тәҗрибә участогы кишәрлекләрендә барлык төр яшелчә, җиләк-җимеш утыртылган. Мәктәпнең тирә-юне чистартылган, тәртипкә китерелгән. Бинаның эчке ягында ремонт эшләре төгәлләнгән.

“Җитәкчеләр ярдәме белән узган уку елы дәвамында запас ишекләрнең өчесе дә яңаларга алыштырылды, нигезләребез калай белән тышланды, бер искергән бүлмә яңартылып, балалар өчен уен почмагы итеп эшләнде. Авылыбыз иганәчеләре дә балаларга уңайлы булсын дип, төрлечә ярдәм итәргә тырышалар”, - дип сөйләде мәктәп директоры Ләйсән Гарифуллина.

Кильдураз мәктәбе янында ерактан ук, яңа спорт мәйданы күзгә ташлана. Ул волейбол, баскетбол уеннары өчен көйләнгән. Директор Альберт Хәкимов әйтүенчә, балалар мондый спорт төрләрен аеруча яратып, теләп шөгыльләнәләр. Бүгенге көндә укытучылар коллективы бина эчендә ремонт эшләре белән мәшгуль.
“Мәктәп эчендә штукатур-буяу эшләрен тәмамлап киләбез. Кишәрлекләребездә барысын да үстерәбез. Яхшы уңыш булыр дип көтәбез. Балаларыбызны матур итеп каршы алу өчен тырышабыз”, -
ди җитәкче үзе.

Реклама

Комиссия шулай ук Дәвеш, Морзалар мәктәп-бакчаларын да әйләнде. Морзалар мәктәбе ишегалды үзенең чәчкәләре белән сокландырды. Тирә-юне чиста-пөхтә итеп җыештырылган. Кишәрлекләрендә мул уңыш үсә.

Каратун мәктәбендә ремонт шулай ук төгәлләнгән. Мәктәп директоры Илмас Фәхретдинов сүзләренә караганда, бүгенге көндә мәктәпне җиһазландыру эшен кайгырталар.

“Безнең өчен яңа уку елы аеруча бәйрәм төсен алачак. Чөнки быел масштаблы, тарихка кереп калырлык ремонт эшләнде. Укучыларыбыз да моңа бик сөенерләр дип ышанабыз”, - ди мәктәп директоры. Спорт мәйданчыкларының да буш тормавын, балалар көн саен диярлек уеннарга килүләрен дә билгеләп үтте ул.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина һәр мәктәп, балалар бакчаларында булган уңай якларны мактап, кимчелекләрне төзәтергә киңәш итеп, август ае башына барлык җитешсезлекләрне төзәтү бурычын куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев