Яңа уку-тәрбия елына әзерлек буенча тикшерү комиссиясе үз эшен төгәлләү алдында
Районыбызда 20 мәктәп, 26 балалар бакчасы бар.
(20 август, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).
Мәктәп-бакчаларның балаларны кабул итәргә әзерлеген тикшерү комиссиясе үз эшен төгәлләү алдында. Алар бүген дә 7 авылның белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә булып, һәр юнәлеш буенча карап-тикшереп чыктылар һәм үз бәяләрен куйдылар.
“Яңа уку елына әзерлек 100 процент булырга тиеш. Балаларның куркынычсызлыгы алгы планда. Шуңа да, без, янгын куркынычсызлыгы, санитар-эпидемиологик чараларының үтәлешенә аеруча игътибарны бирәбез. Шулай ук, вирустан саклану таләпләрен да киметергә ярамый. Барлык саклык чаралары да үтәлергә тиеш. Азрак булган кимчелекләрне, җитешсезлекләрне һәрберсенә төзәтеп бетерү бурычын куйдык”, - диде комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев