Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ябалак авылында мәдәният йорты ачылды

"Бердәм Россия" партиясе 2016 елда халыктан җыелган сораулар, мөрәҗәгатьләргә таянып авыл мәдәният йортлары, клубларының материаль-техник базаларын яңарту, капиталь төзекләндерү буенча "Урындагы мәдәният йорты" Федераль программа булдырды. Кечкенә авылларда клублар халыкның ял итү, күңел ачу, җыелышып сөйләшү, милли гореф-гадәтләрне саклап калу өчен бердәнбер урын булып тора. Әлеге биналарны капиталь төзекләндерү, базасын...

"Бердәм Россия" партиясе 2016 елда халыктан җыелган сораулар, мөрәҗәгатьләргә таянып авыл мәдәният йортлары, клубларының материаль-техник базаларын яңарту, капиталь төзекләндерү буенча "Урындагы мәдәният йорты" Федераль программа булдырды. Кечкенә авылларда клублар халыкның ял итү, күңел ачу, җыелышып сөйләшү, милли гореф-гадәтләрне саклап калу өчен бердәнбер урын булып тора. Әлеге биналарны капиталь төзекләндерү, базасын яңарту өчен партия тарафыннан акча бүленеп бирелә.

Ябалак авылында "Бердәм Россия" партиясенең "Урындагы мәдәният йорты" федераль программасы кысаларында капиталь төзекләндерүдән соң бик матур, якты, зәвык белән эшләнгән мәдәният йорты ачылды. Ачылу тантанасында район башлыгы Рәшид Заһидуллин, куратор, "Ак Барс" банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин катнаштылар. Мәдәният йорты каршында татар, рус, чуваш милләтләре ансамбльләре килгән кунакларны үзләренең җырлары, биюләре белән каршы алдылар. Халык өчен чәй кайнады, табада тәмле коймак чыжлады.

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин авыл халкы белән күрешеп сөйләште.

- Әлеге мәдәният йорты сезнең сорауларыгызны күздә тотып төзекләндерелде. Матурлык өчен генә булмасын. Гел җырлап, биеп яшәгез. Яшьләр, өлкәннәр, балалар өчен дә чаралар үткәрелеп торсын. Районда һәр милләтнең үз ансамбле бар. Баян, гармуннарыбыз яңадан яңа. Аның өчен "Ак Банк" банк идарәсенә рәхмәт. Исән-имин, сәламәтлектә, дус-тату булып яшәгез, эшләгез, -диде район башлыгы.

Республика кунагы Илфан Гобәйдуллин да ябалаклыларның шатлыклы көннәре белән уртаклашты.

- Мондый күңелле бәйрәмнәргә киләсе генә килеп тора. Рәхәтен күреп яшәгез. Һәр көнегез җырлап, биеп узсын, - диде ул.

- Көне нинди матур булды. Күз алдында матур итеп ясап куйдылар. Күңел сөенә. Менә оныклар кайта, алар килерләр. Спектакльләр карарга яратабыз, килербез Алла боерса, - дип шатлыгы белән уртаклашты Нурия апа Гәрәева. Аннан соң барысы да мәдәният йортына район мәдәният йорты үзешчәннәре, Балтайның "Рәйхан" ансамбле, Биештән "Рябинушки", Черкеннән "Шурампуч" ансамбльләре катнашында концерт карарга үзды. Ябалак авылы халкы алкышларын жәлләмәде.

Гүзәл Хилавиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев