Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз искә алынды

Татар опера сәнгатенә нигез салучыларның берсе, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фәхри Насретдиновка 105 ел тулды. Шул уңайдан районда күренекле якташыбызны искә алу чарасы үтте. Иң элек район мәдәният йорты каршындагы һәйкәлгә чәчәкләр салынды, Фәхри Насретдинов хакындагы хатирәләр искә алынды, аның рухына догалар кылынды....

Татар опера сәнгатенә нигез салучыларның берсе, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фәхри Насретдиновка 105 ел тулды. Шул уңайдан районда күренекле якташыбызны искә алу чарасы үтте. Иң элек район мәдәният йорты каршындагы һәйкәлгә чәчәкләр салынды, Фәхри Насретдинов хакындагы хатирәләр искә алынды, аның рухына догалар кылынды. Биредә мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать дөньясын үз иткән райондашлар, танылган якташыбызның туганнары катнашты.

Бу көнне Апас туган якны өйрәнү музеенда җырчының видео-аудио язмаларын карау һәм тыңлау да оештырылды. Яшь буын катнашында "Опера сәнгатендә Фәхри Насретдиновның роле" дигән темага әңгәмә оештырылды.

Искә алу кичәсе Шәмбалыкчы авылындагы Фәхри Насретдинов һәм Бану Вәлиева музеенда дәвам итте. Бирегә шулай ук якташыбызның авылдашлары, туганнары һәм танышлары чакырулы иде.

Фәхри Насретдинов һәм Бану Вәлиева музеен Зиннәт Хәйруллин оештырган. Бүгенге көндә аның эшен Гөлнара Хәйруллина дәвам итә. Биредә 4 меңгә якын экспонат урын алган. Һәр почмак алар турында якты хатирәләр сөйли.

Очрашуда Фәхри Насретдиновның туганнары Римә апа Гаффарова һәм Наҗия апа Вәлиева да катнашты.

- Бик ачык күңелле, ярдәмчел кеше иде Фәхри абый. Аның бүлмәсендәге ак пианино бүген дә күз алдымда тора. Җырлары, моңнары да онытыла торган түгел, - диде Римә апа Гаффарова.

Кичәдә кем генә чыгыш ясаса да, Апас ягының данын еракларга тараткан якташларыбыз белән горурлану хисе бөркелеп торды. Һәркем хатирәләр илендә сәяхәт итте. Искә алуларның дәвамы булып Шәмбалыкчы җирлегендә яшәүчеләрнең моңлы җырлары яңгырады.

Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев