Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Якташыбыз, изге күңелле хәйрияче Әсхәт Галимҗанов вафат

Бүген Татарстан иң олы йөрәкле улы-хәйрияче , Лев Толстой исемендәге халыкара алтын медаль лауреаты Әсхәт абый Галимҗанов белән хушлаша. Якташыбыз һәм аның изге гамәлләре күңелләрдә мәңге сакланыр. Кеше китә- исеме кала Елларга,гасырларга... Һәйкәле янында күпләр Әйтерләр,басырлар да: "Иң изге күңелле кеше Казанда,туган җирдә, Ятимнәргә терәк булган Мәртәбә -асыл иргә!" Ә...

Бүген Татарстан иң олы йөрәкле улы-хәйрияче , Лев Толстой исемендәге халыкара алтын медаль лауреаты Әсхәт абый Галимҗанов белән хушлаша. Якташыбыз һәм аның изге гамәлләре күңелләрдә мәңге сакланыр.
Кеше китә- исеме кала
Елларга,гасырларга...
Һәйкәле янында күпләр
Әйтерләр,басырлар да:
"Иң изге күңелле кеше
Казанда,туган җирдә,
Ятимнәргә терәк булган
Мәртәбә -асыл иргә!"
Ә бит үзе көчленең дә
Күңеле нечкә була.
Тормышта хаксызлык күреп
Күзләре яшькә тула...
Күзе чыланган чакларын
Күргәнем булды аның.
Җанын бирердәй кешеләр
Йөзен чөергән чагын.
Ул бүләк иткән нәрсәләр
Кайчакта бәяләнде.
Чын дуслары гына белде
Бу бүләк бәяләрен.
Исән чакта һәйкәл булып
басканнар бармы тагын?
Ә бит бер яхшы сүз өчен
Күпме күрде нахагын?!
Үзе ярдәм иткәннәр дә
Күрмәмешкә салышты.
Кичерде ,гафу итте ул
Күпме нахак,ялгышны...
Авыр булса да үзенә,
Авыр дип лаф ормады.
Ятимнәргә түкте малын,
Санап -нитеп тормады...
Бармы тагын ,бармы аның
Үрнәген алучылар?
Башкаларга үз утыннан
Учаклар ягучылар?
Үзенә читен чакта да
белүче кеше хәлен,
Барлыйк әле бармы икән
Шундыйлар тагын, яле!
Кеше кыйммәте акчада,
Җыйган малда да түгел.
Бәяләнә, үзе үлгәч
Һәркемгә ачык күңел.
Онытылмасын иде лә
Тик бер көн искә алып.
Олы йөрәкле улына
Гел килсен иде халык!
Гөлнур Айзат 4.о1.16.Буа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев