Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Якташыбыз Татарстанның Халык җырчысы Фердинанд Сәлахов барлык апаслыларны бер залга җыйды

31 октябрьдә Казан каласының Филармония залында районыбызның йөзек кашы, күпкырлы талант иясе, татарны татар итеп саклап кала алган атаклы шәхесләребез Рәшид Ваһапов, Хәйдәр Бигичев, Рафаэль Ильясов, Таһир Якупов иҗатының дәвамчысы, алар салган тирән эздән тайпылмый баручы, Татарстанның Халык җырчысы Фердинанд Сәлаховның "Җыр язмышы" дигән юбилей концерты булды. Концерт залына Фердинандның...

31 октябрьдә Казан каласының Филармония залында районыбызның йөзек кашы, күпкырлы талант иясе, татарны татар итеп саклап кала алган атаклы шәхесләребез Рәшид Ваһапов, Хәйдәр Бигичев, Рафаэль Ильясов, Таһир Якупов иҗатының дәвамчысы, алар салган тирән эздән тайпылмый баручы, Татарстанның Халык җырчысы Фердинанд Сәлаховның "Җыр язмышы" дигән юбилей концерты булды.

Концерт залына Фердинандның иҗатташ дуслары, авылдашлары, туганнары, гомумән, аның җырлавына гашыйк тамашачы җыйналды. Менә сәхнәне иңләп залга моң тарала. Туып-үскән Чүрибураш авылының сихри табигатен чагылдырган күренешләр белән бергә, бүгенге көнгә кадәр булган тормыш юлын чагылдырган моң иде бу.

- Әтием Габдулланың моңлы, зур, киң күкрәк тавышы, әнием Зәйнәпнең җырлы, сихри күңелен Ходай миңа күчергәндер. Мине халкым, милләтем, кадерле тамашачым үстерде. Мин бәхетле, мин бәхетле, - дип кабатлады Фердинанд үзе. Үзенең укытучыларын, остазларын, зур тормыш һәм иҗат юлына аяк басарга ярдәм итүчеләрне олы ихтирам белән искә алды, җырлары аша рәхмәтен җиткерде. Сәнгатебез күген балкытучы Фердинанд Сәлахов бүгенге дөньяда тупасланган күңелләрнең бозын эретерлек итеп моң өләште. Аның иҗатын дәвам итәрлек шәкертләрен дә сәхнә түренә чакырып, моңлы җырларын халыкка тәкъдим итте. Тамашачы һәрбер чыгышын җылы алкышлап, чәчәккә күмде. Иҗатташ дуслары аның турында җылы фикерләрен җиткерделәр. Фердинанд Сәлаховның юбилей концертында ерак юлларны якын итеп килгән район башлыгы Рәшид Заһидуллин, авылдашлары, туганнары да катнашты.

- Хөрмәтле Фердинандыбыз, синең бүген олуг юбилееңны бәйрәм итә торган көн. Сине хөрмәт итеп бик күп апаслылар да җыелган бирегә. Кая гына барсаң да, Апасны данлап, матурлыгын күрсәтеп, җырлап йөрисең. Районда уза торган чараларда синең җырлавың, сәхнә түрендә булуың белән район халкы бик бәхетле. Сиңа киләчәктә дә исәнлек-саулык, шатлык, бәхет, иҗат уңышлары телибез. Бөтен гомерең иҗат белән, җыр белән үрелеп барып, җырлап яшәргә булсын сиңа. Барлык Апас халкы, гаиләбез исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез, - диде район башлыгы Рәшид Заһидуллин юбилярны котлап. Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме һәм бүләген тапшырды. Авылдашлары арасыннан концертта Дмитрий һәм Роза Таракановлар гаиләсе дә бар иде.

- Фердинанд минем күршем ул. Чүрибураш авылында туып-үскән, бүгенге көндә шундый атаклы шәхес булуы белән горурланабыз. Ул халык җырларына күбрәк урын бирә. Аның җырларын тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Авылыбызның гүзәл табигате, бала чаклар искә төшә. Бүгенге концертында менә шәкертләрен, яшь башкаручыларны тәкъдим итүе дә бик ошады. Без аны яратабыз, хөрмәт итәбез, - диде авылдашлары исеменнән Роза ханым.

Фердинанд Сәлахов үзенең юбилей концертына милләттәшләрне, райондашларны җыйды, очраштырды, моңландырды. Җырчының һәр күзәнәге миллилек белән сугарылган. Концертында да дуслык, бердәмлек, туганлык хисләре чагыла иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев