Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яктырткыч элемент булмаса - штраф

"Кич прогулкага чыккач ЮХИДИ инспекторы туктатып, киемнәребездә яктырткыч элементлар юклыгы турында кисәтеп штраф салды. Тәртибен аңлатсагыз иде?" Сорауга район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев җавап бирә: - Җәяүлеләрнең иминлеген тәэмин итү бик актуаль мәсьәлә булып тора. Күп очракта җәяүлеләр машина астына җәяүле кичүләре булмаган җирдә юлны аркылы чыккан вакытта, яисә...

"Кич прогулкага чыккач ЮХИДИ инспекторы туктатып, киемнәребездә яктырткыч элементлар юклыгы турында кисәтеп штраф салды. Тәртибен аңлатсагыз иде?"
Сорауга район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев җавап бирә:
- Җәяүлеләрнең иминлеген тәэмин итү бик актуаль мәсьәлә булып тора. Күп очракта җәяүлеләр машина астына җәяүле кичүләре булмаган җирдә юлны аркылы чыккан вакытта, яисә караңгы вакытта юл кырыеннан барганда эләгәләр. Шоферларга куркынычсыз тизлекне сайлау киңәш ителә, ә җәяүлеләр үзләренең гамәлләре белән автотранспорт йөртүчеләрне куркыныч ситуацияләрдә калдырырга мөмкин икәнлекне исләреннән чыгармасыннар иде. "Тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан тыш юлларда җәяүлеләр киемнәрендә махсус яктырткыч элементлар булдырырга тиешләр", диелгән юл йөрү кагыйдәләрендә. Әмма, киемдәге мондый яктырткыч билгеләр караңгыда авылда, шәһәрдә йөргәндә дә кирәк. Мондый яктырткычтан башка җәяүле 25 метрдан күренә, ә ул булганда 150 метрдан, транспорт чарасының уты ерак арага яктыртса - 400 метрдан. Яктырткыч элементлар куллану җәяүлене бәрдерү мөмкинлеген 65%ка киметә. Бу төр кагыйдә бозучыларга 500 сум күләмендә штраф салу каралган. Яктырткыч элемент юл билгесе принцибы белән эшли. Мондый элементлар киемгә, велосипедларга, коляскаларга беркетелә һәм җәяүлеләрне тәүлекнең караңгы вакытында автомобиль фаралары утында күрергә ярдәм итәчәк. Мондый элементлар сатуда булган әзер киемнәрдә, сумкаларда да була, шулай ук аларны аерым сатып алырга да мөмкин. Кич белән прогулкага чыгучылар күп. Машина юлыннан читтәрәк йөрсәгез иде. Прогулка өчен махсус урыннар да бар бит. Үз исәнлегегезне саклагыз.
Язып алды - Гөлзада Гатауллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев