Ял кичендә юл-транспорт һәлакәте
Апас-Казан юлында, Шонгаты авылы янында юл-транспорт һәлакәте теркәлә. Биредә “Шевроле-Нива“ һәм “КамАЗ“ машиналары бәрелешә.
Каты бәрелү нәтиҗәсендә 2 кеше зыян күрә. Җиңел машинаның шоферы һәм пассажиры төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән хастаханәдә ята. Әлеге бәхетсезлек очрагы буенча тикшерү эшләре бара. Һәлакәтнең сәбәпләре һәм гаепле кеше ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев