Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Янгелде авылында торак йортта янгын чыккан

26 февральдә 15.00 сәгатьтә Янгелде авылында торак йортта янгын чыга. Янгынның электр җиһазларының төзексезлеге аркасында чыккан булырга мөмкин дип фаразлыйлар. Әлегә тикшерү эшләре бара. Шунысы аяныч, бу йортта 10 көн дәвамында 17 һәм 12 яшьлек балалар әти-әниләреннән башка гына яшәгән. Әти-әниләре 7 яшьлек кызларын алып Казанга киткән булган. Бәхеткә, янгын...

26 февральдә 15.00 сәгатьтә Янгелде авылында торак йортта янгын чыга. Янгынның электр җиһазларының төзексезлеге аркасында чыккан булырга мөмкин дип фаразлыйлар. Әлегә тикшерү эшләре бара. Шунысы аяныч, бу йортта 10 көн дәвамында 17 һәм 12 яшьлек балалар әти-әниләреннән башка гына яшәгән. Әти-әниләре 7 яшьлек кызларын алып Казанга киткән булган. Бәхеткә, янгын алар өйдә юк вакытта чыккан. Юкса, кызлар гомеренә куркыныч янарга мөмкин иде. Тәтештә һәм Актанышта булган хәлләр бездә кабатланмасын! Сак булыгыз, хөрмәтле райондашлар!

Фото:http://vk.com/club87886271

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев