Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Янгынга каршы алдан чара күрү - көн кадагында!

Бу уңайдан Апаста 2022нче елның иң җаваплы язгы-җәйге чорына хәзерлек мәсьәләсенә багышлап киңәшмә үткәрелде.

(29 март, “Апастово-информ”).


Язгы-җәйге чор башланып килә. Бу вакытта янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсе аеруча актуальләшә.
Көн тәртибендә урман культуралары иде. Киңәшмә эшендә Татарстан урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, Буа урман хуҗалыгы һәм Буа урманчылыгы җитәкчеләре һәм белгечләре, район авыл хуҗалыгы идарәсе, район җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Докладчы Илнар Гатауллин янгын сүндерү станцияләре һәм пунктларында хәзерлек барышы турында сөйләде. Бу уңайдан халык арасында аңлату эшләре бара. Урманнарда үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатыла.
Урман техникасы һәм җиһазларын хәзерләү, урман агачлары орлыкларын тикшерү игътибар үзәгендә икән.
Министр урынбасары Рәис Гомәров урманнардагы янгын куркынычсызлыгы буенча иң мөһим ун кагыйдәне аңлатты. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүнең бик мөһим булуын ассызыклады.
Киңәшмәнең икенче өлеше умартачылык мәсьәләләренә багышланган иде. Умартачылар җитәкчеләргә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, үз фикерләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев