Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яр Чаллыда "Тәртип FM" трансляцияләнә башлады

Ул 90.2 FM ешлыгында алып барыла.

(28 август, “Апастово-информ“).


Яр Чаллыда 90.2 FM ешлыгында "Тәртип" радиопрограммаларын тапшыру башланды. Бу хакта “Татар-информ“га “Татмедиа“ акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыков хәбәр иткән.

"Тәртип"нең максаты - татар милли мәдәниятен һәм ретро- музыканы популярлаштыру. Беренче тапкыр "Тәртип" 2008нче елда Казанда трансляцияләнә башлаган иде, ләкин, ике айдан соң эшен туктатты.

Реклама

2014нче елда "Тәртип", мөстәкыйль радиостанция буларак, Казанда эшли башлады, ләкин, ике елдан соң, ул ешлыгын югалтты. Аннан соң, аның тапшырулары башта 3шәр, аннан 6шар сәгать "Болгар" радиосы аша трансляцияләнде. Татар җәмгыяте яраткан татар радио тапшыруларын FM ешлыгына кайтару үтенече белән, берничә мәртәбә республика хакимиятенә мөрәҗәгать итә. Ниһаять, быел августта, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, бу проблема уңай хәл ителде: 14нче августтан "Тәртип"не Казанда тәүлек әйләнәсе 93.1 FM ешлыгында һәм 28нче августтан Чаллыда 90.2 FM ешлыгында тыңлап була.

Хәзер "Тәртип" "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенә керә. Медиакомпаниянең генераль директоры Шамил Садыйков аңлатканча, татар телендәге "Күңел" радиосы Яр Чаллыда, берничә дистә ел дәвамында, уңышлы трансляцияләнеп килә. Бу татар музыкасын яраткан аудиториянең барлыгын сөйли. “Тәртип” тыңлаучысын табар дип ышанабыз. Рөстәм Миңнехановка ТАССРның 100 еллыгын һәм Республика көнен бәйрәм итү алдыннан, татар җәмәгатьчелеге үтенечен үти алуыбызга һәм Яр Чаллыга шундый бүләк ясау мөмкинлеге булуына рәхмәтемне белдерәсем килә“, - диде Садыйков.
“Тәртип FM“ның баш мөхәррире Ризалә Исмәгыйлева ике FM ешлыгында тапшыруларның берьюлы - Казанда һәм Чаллыда чыгарылуы күңелле сюрприз булуын искәртте. “Мин аны могҗизага тиңлим. Хәзер без, Президентның һәм тыңлаучыларыбызның ышанычын акларга тырышырга тиешбез. “Тәртип“ озак яшәр һәм уңышлы эшләячәк дип ышанам“, - диде ул.
“Яңа гасыр“ телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов “Тәртип“нең татар халкы өчен нинди мәгънәгә ия булуы хакында сөйләде. “Миңа “Тәртип“ бик ошый, мин аңа ихлас күңелем белән ярдәм иттем, аны тамашачылар да бик яраталар. Беренчедән, анда татар “моң“ы, икенчедән – безнең милли мирасыбыз, өченчедән - динебез. Кешеләр “Тәртип“не түземсезлек белән көттеләр“, - диде Әминов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев