Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Яраттым, яратам"

Юллар, юллар. Нинди генә хәлләр булмый анда. Кемнәрне генә очраштырмый да, кемнәрне генә аермый ул юллар.

Әнисә дә Сәрвәр белән нәкъ җиңе юлның чатында очрашты.

Кыз район үзәгенә эшкә кайтты да, фатирда торасы килмичә, 20 чакрым араны йөреп эшләде. Көн саен юл чатына чыгып кул күтәреп торасы җиңел булмаса да, өенә кайтып йоклау рәхәт иде.

Бүгенгедәй хәтерендә: коеп яңгыр яуган көн. Яңгыр азрак басылганны көтеп, берәр сәгать эштә утырды. Ул юлга чыгу белән яңгыр кабат коя башлады. Юл чатында җиткәнче үк кул күтәрде. Шул минутта машина килеп тә туктады, Әнисә туктап беткәнче үк чабып килеп, сикереп менеп тә утырды. Ә шофер кузгалырга уйламый да.

-Кайтабызмы? Безнең яккамы? – диде кыз бераз тын торгач.

-Сез кайсы як соң? Мин дустымны күрергә туктаган идем. Азрак көтәсе булыр инде.

Әнисә оялып кына төшәргә теләп, ишекне ачты. Җир тишегенә төшәрлек булып кызарды.

-Гафу итегез, - дигән сүзен Сәрвәр әллә ишетте, әллә юк.

-Утыр, утыр. Мондый матур кызны яңгыр астында бастырып калдырсам, гөнаһ булыр. Хәзер озакламам. Үзең турында сөйли тор. Кая эшлисең?

-Сөйләрлек гомер яшәмәдем әле мин. Әле ике ай элек кенә хастаханәгә эшкә кайттым. Аңа кадәр башкалада укыдым.

Әңгәмә өзелде. Егет кенә ара-тирә көзгедән караштыргалап алды. Кыз аңа ошый иде. Үзе оялчан, үзе тыйнак, нәкъ авыл кызы. Аның хыялындагы кыз дисә дә ялгыш булмас.

-Ак халат белән күрәсе иде бу туташны. Ул тагын да чибәррәктер, мөгаен, дип уйлады.

Янына икенче машина килеп туктап, ниндидер кәгазьләр алмаштылар да, Сәрвәр Әнисәләр авылына таба юлны дәвам итте. Тик юлы авыл аша үтмәде. Кыз 3 чакрым алдарак төшеп калды.

Илтеп килүен кирәксенмәде дә, үпкәләмәде дә. Шулай да, җылы машинадан яңгыр астына төшеп калулары бер дә җиңел булмады.

-Әгәр мин машина алсам, беркемне дә юлда бастырып калдырмас идем, - дип уйлады ул. Шоферлыкка уку теләге дә шушы көнне барлыкка килде. Күпме кешегә ялынып йөреп була инде. Әтисенә дә һаман каршы алырга әйтеп булмый.

Кыз ничек кайтып җитүен дә тонык кына хәтерли. Күрәсең, артык кыенлыклар күмәгәндер. Юкса, Сәрвәргә бу хакта бер генә түгел, әллә ничә кат сөйләгән булыр иде.

Вакыйга шуның белән онытылды. Әнисәнең юлда йөрүләре дәвам итте. Күңелендә машина йөртү теләге генә онытылмады.

Кыз берничә ай эшләп, кышкы кичләрдә кайтып йөрү авырлашкач, таныклык алу, машина йөртү серләренә өйрәнү өчен уку-укыту бүлегенә килде. Биредә берничә көннән курслар башлануын, тиз арада документлар җыеп тапшыру кирәклеген әйттеләр.

Бер дәресне дә калдырмыйча, яхшылап өйрәнү уе белән килеп утырган беренче көндә үк төркем каршысына Сәрвәр кереп басты.

-Мин сезнең юлда йөрү кагыйдәләренә өйрәтүче остазыгыз булырмын. Башта бергәләп, аннары төркемнәргә бүленеп укырсыз. Әйдәгез, танышып чыгыйк! - диде.

Рәт аралары буйлап йөргәндә күзе Әнисә белән очрашып, гаҗәпләнеп тә калды. Кызны эзләп йөрисе дә булмады бит. Егет тәвәккәлләп, очрашу җаен эзләргә керешкәнче, Ходай юлларын үзе кисештерде.

Кыз да теге көнне юлда булган хәлләрне исенә төшереп, кабат кызарып куйды. Ул вакыт каушау белән күрмәгән дә, егет шактый чибәр һәм үзенә җәлеп итә торган икән. Сөйләме дә матур. Тирән белемле булуы да күренә. Кызлар-егетләр биргән һәр сорауга тулы итеп җавабын бирә. Кызыклы һәм кызганыч хәлләр сөйләп дәлилләп тә куя.

-Тагын очрашырбыз дип уйламаган идем. Укытучы икәнегезне белмәдем. Минем ялгышымнан авыз күтәреп көлмәгәч, берәр әйбәтрәк җирдә эшлидер дип уйладым, - диде Әнисә.

Кыз күңелендә яшерен хисләр кабынды. Егетнең гаиләлеме, юкмы, аралашкан кызы бармы икәнен дә белмичә, сукырларча гашыйк булды. Матур сөйләменә, игътибарлы, бар кешегә дә ихтирамлы булуына сокланды. Тыныч та, шул ук вакытта үз урынында тора да белә иде ул.

Егет кызга тиз генә якынаймады. Үзе күзен дә алмаса да, хисләренә ирек куярга ярамый. Чөнки 8 ел аралашып йөргән, инде икесе бер җанга әверелгән сөйгән кызы бар иде.

Әнисә районда яңа кеше. Әле күбесен белеп тә бетерми. Эшенә дә, мохитенә дә ияләшеп тә бетмәгән. Кызлар сөйләшкән һәм җөмләне ул йотып бара. Сәрвәрнең 8 ел очрашып йөргән кызы барлыгын,

әлегә кадәр мәктәптә эшләвен дә ишетә. Дәресләренә теләп йөрсә дә күңеле төшә.

Беренче адымны Сәрвәр ясый. Шимбә көнне укулардан соң, ул кабат Әнисәләр ягына таба баруын белдерә, утыра кайтырга тәкъдим ясый. Юл йөрүләрнең авырлыгын белгән кыз инде каршы килә алмый.

Сәрвәр кечкенә чакта ук юл һәлакәтендә әти-әнисе вафат була. Егет үзенең ике ир туганы белән бергә дәү әнисе тәрбиясендә кала. Кечкенәдән авырлыкларны йөрәге аша уздырса да, чытык йөзле, моңсу булып үсмәгән ул. Йөзе балкып тора, үзе ярдәмчел, изге күңелле.

-Минем әни бик матур булган. Әти аны бик яраткан, гел үсендереп кенә торган. Үзенә берни алмаганда да, әнигә матур киемнәр бүләк иткән. Күз тиде бугай аларга. Бигрәк яратышалар иде. Ничә ел яшәп бер үпкәләшкәннәрен дә сизмәдем. Кыз алып кайтырга да хыяллары зур иде, дип сөйли әбием. Безне дә үзенә үстерергә насыйп булмаган, - дип, балачагы белән таныштырудан башлады егет.

Фаҗига көз көне килеп чыга. Юеш асфальт юлда таеп киткән машина алар өстенә килеп керә. Берсен дә коткара алмыйлар.

-Бик бәләкәй идем. Шулай да дәү әниемнең берсен генә булса да коткара алмадыгызмы? – дип үрсәләнеп елаганы исемдә. Дәү әнинең ялгыз башына 3 баланы бирәселәре килмәде. Безне аерырга теләделәр. Дәү әни кая гына бармады. Безне үзеннән дә, бер-беребездән дә аерырга ирек бирмәде. Мин төпчек малай. Аны хәзер мин тәрбияләргә тиеш, - диде ул.

-Күптән очрашып йөргән кызыгыз бар дип әйтәләр. Үзегез кебек матурдыр. Ул бик бәхетледер...

-Матурлык кына бәхетле итә микән? Ул матур кеше янындагыларны да бәхетле итә алсын иде дигән теләктә яшим мин.

-Бәхетне бер генә кеше тудыра алмыйдыр инде. Ул бит ике яклы...

-Син бик җитди, олы кешеләр кебек сөйләшәсең. Әйдә, елмай әле. Көннәр җылынып китсен.

-Кызыгыз авылданмы?

-Әйе, без бер авылдан. Миннән аермалы буларак ул әти-әни назын тоеп үскән. Тагын бер өстен ягы – ул җитеш гаиләдән. Аның үскәндә үк бөтен әйбере бар иде. Мин аны түгел, ул мине шоколад белән сыйлый иде. Бер мәктәптә укыдык. 7 класстан бирле җитәкләшеп йөрдек. Елыйсым килгәндә, әти-әнине сагынганда мин аның янына бара идем. Абыемнар азрак кыерсытса да тизрәк Лениза янына чаптым. Өйдә югалсам, мине каян эзлисен беләләр иде инде.

Тәмлерәк ризыклар да эләгә иде. Дустым гына түгел, туганым кебек күрдем. Ул мине гел аңлады. Әти-әнисе дә, килдеңме улым? – дип кенә торалар иде.

-Иде дисез? Исәннәрдер бит?

-Алар исән. Тик хәзер аңламыйлар да, тиң дә күрмиләр кебек. Лениза араны да өзми, авылга кайту турында да уйламый. Быел диплом ала. Ул кайтмый, мин китмим булып чыга инде.

-Уртак тел табарсыз әле, алдан кайгырмагыз!

Лениза мәктәпне тәмамлагач, институтка укырга керде. Финанс юлы буенча китте. Бу вакытта абыйларым өйдән китеп урнашкан иде. Мин дәү әнине калдырып чыгып китә алмадым. Спорт буенча китәсем килде. Физкультура укытучысы булырмын дип институтка бардым. Читтән торып уку бүлегенә дә үтә алмадым. Аннан кая кеше кирәк, кайсы факультетка кеше җитми, шунда керергә булдым. География факультетына бер кеше җитми дигәч, бәхетемне сынап карарга булдым. Имтиханнарга да уйнап кына килдем. Өметем өзелгән иде инде. Ләкин мине укырга алдылар. Начар укыдым дип әйтә алмыйм. Сессияләрне әйбәт тапшырдым. Укытырга гына авылда эш булмады. 4 ел күрше районга йөреп эшләгәннән соң, үзебезгә укыту комбинатына чакырдылар. Авылдан ерак түгел. Машина белән булгач, кыенлык сизелми. Эшем әлегә ошый.

-Сезне әйбәт аңлата диләр.

-Менә син бер баруда имтиханың биреп, таныклык алып кайтсаң, бу чынлап та шулай булачак.

-Мин сезнең кәефне төшермәс өчен булса да тырышырмын.

Бу вакытта инде Әнисәнең төшеп калыр вакыты җиткән иде. Сәрвәр бу юлы ярты юлда төшереп калдырмады. Авыл башына кадәр илтте.

-Иртән килеп алыйммы, - дияргә дә онытмады.

Әнисә елмаеп башын гына селкеде. Ике гашыйк арасына кереп, аларның мөнәсәбәтләрен бутарга хакы югын ул яхшы белә иде.

Әллә нигә бер сөйләшкәләп торсалар, хәлләрен белешсәләр дә, Әнисә очрашуларга чыкмады. Сәрвәрне бик нык ошатса да, бәхете өчен көрәшмәде. Язмышны үз иркенә куйды. Насыйп булса, аңа булыр. Язмаса, ятларга калыр.

Сәрвәр җае чыккан саен кызга якынаерга тырышты. Диплом елы булгач, Лениза күп кайтып йөрмәде. Аның инде шәһәрдә үз фатиры бар иде. Бик кайтып йөрисе дә килмәде.

Егеткә күңелсез булуын Әнисә аңлады. Инде үсеп җиткән олы кеше булса да, аны кызганып та куя. Шул ук вакытта байлыкка

кызыкмавына соклана да. Берәү булса, бай кызын кулдан ычкындырмас өчен әллә ниләр кыланыр иде.

Язмыш аларны кавыштырмады. Лениза эшкә урнашу белән бөтенләй кайтмас булды. Сөйләшүләрдән дә кача башлады. Акчалы эштә эшләгән, шактый гына мирасы булган кызга үзе кебекләр кирәген Сәрвәр дә сизенә иде. Үпкәләшмичә генә, тарткалашмыйча гына аерылыштылар. Ул үзеннән-үзе килеп чыкты. Кыз игътибарын киметте, егет ялынып йөрмәде. Башын бәреп өзгәләнмәде. Үзенең йөрәген яуларга өлгергән Әнисәгә дуслыгын тәкъдим итте. Бу хәбәрне ишеткәч, барыннан да бигрәк дәү әнисе сөенде. Инде шактый өлкән яшьтәге кешегә тәмле телле, ягымлы, гади килен кирәк иде. Аның шәфкать туташы булуын да белгәч, икеләтә шатланды. Төн уртасында фельдшерны уятып, ярдәм сорап йөрисе булмаячак.

Сәрвәр өйләнергә ашыкмады. Иң элек Ленизаның кияүгә чыгуын көтте. Соңыннан үкенмәс өчен, төрле төртмәле сүзләр ишетмәс өчен шулай эшләде ул. Ни дисәң дә, кыз аның күпме серен сыйдырган, яраларын җөйләргә булышкан, бер тапкыр да кире какмыйча ярдәм кулы сузган бит.

Диплом алып бер ел эшләгәч, кызның кияүгә чыгу хәбәре ишетелде. Үзе эшли торган банкның җитәкчесенә чыгуы турында сүзләр таралды. Ирнең гаиләсен ташлап яшь хатын алуын бар авыл сөйләде. Кыз байлык, дәрәҗә хакына хурлыктан та, гайбәттән дә курыкмыйча, башын горур тотып, ЗАГСка барды, туй кәләше булып йөрде. Бүген дә бергә яшәүләре мәгълүм. Сәрвәр башка бу турыда берни дә белми.

Шул көздә үк өйләнергә теләсә дә, егеткә дә кыз сүзенә колак салырга туры килде.

-Җәйнең җылы кичендә, табигать яшеллеккә күмелгән чакта туй күлмәге кию турында күпме хыялландым. Гомергә бер булырга тиешле вакыйга. Ашыктырма, зинһар, - диде аңа кыз.

-Минеке генә бул, күпме көтәргә дә риза, - дип җаваплады егет.

Алар җәйгә кадәр кавышу турында хыялланып, туйга әзерләнделәр. Кызның барлык теләкләре дә үтәлде. Кояшлы җылы кич кенә насыйп булмады. Кич дәвамында коеп-коеп яңгыр яуды. Тик ул күңелен төшермәде. Бар якыннары бәхеткә юрап, изге теләкләрен теләгәндә ничек моңая алсын инде ул.

Сәрвәрнең күптән инде елаганы юк иде. Бу көнне дәү әнисен кочаклап елады ул.

-Әти-әниегезнең кыз алып кайту хыялын сез тормышка ашырыгыз. Бу сезгә әманәтем булсын! – дигәч, егет тыелып кала алмады. Шул вакыт әти-әнисен югалткан көннәр, аларсыз яшәргә өйрәнүләр – бар да күз алдыннан узды.

Бик матур яшәп киттеләр алар. Әнисә дә сабырлыгы, булдыклылыгы белән аерылып торды. Ул төп нигездә яшәве белән күптән килешкән иде. Читкә китү, аерым яшәү турында хыялланмады да.

Сәрвәр белән Әнисәнең ике уллары туды. Инде балалар чабып йөри башлагач, йортны зурайту турында да уйландылар. Улларын карашырга әбиләре булганда, кыш чыгуга зур эшләргә тотынырга булдылар.

Алар уйлаганча булмады шул. Зәмһәрир суык көннәрнең берсендә гаиләләренә бәхетсезлек килде. Мунчаларына ут кабып, ул көлгә әйләнде. Ялкынны йөгәнли алмыйча каралты-курага, аннан янәшәдә торган йортка күчте. Кыш уртасында 5 җан бер кат кием белән урам уртасында калды. Терлек-туар да юкка чыкты. Бу бәлане дә бердәм булып күтәрде алар. Бер-берсен югалтмауларына сөенеп, сабырлык белән тормышны дәвам иттеләр. Вакытлыча күршеләрендәге йортка кереп тордылар. Аннан йорт салу мәшәкатьләренә керештеләр.

Бар авыл ярдәм итте. Районнан да, эш урыннарыннан да ярдәм зур булды. Җәй эчендә йортларын өлгертеп керә алдылар. Мунчасын да, җыйнак кына сараен да булдырдылар. Авырлыклар аларны берләштерде генә. Соңрак булса да, яшелчәсен дә утырттылар.

Яңа, матур йортта бала тавышлары да тынмады. Күптән түгел генә аларның кызлары туды. Өй туйларына бәби чәйләре дә кушылды. Барыннан да бигрәк Зөлхия әби шат иде. Баласының бәхетле булуын күрү аның иң зур теләге. Көн саен догасын кылып, усал күзләрдән сакланырга кушып, канәгать булып яши ул.

Соңлап килгән бәхет Сәрвәрнең дә үткәннәрен онытырга булышыр. Әнисә дә гаиләсе өчен барына да әзер.

Автор: Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев